Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елда ничек ял итәбез?

Русиялеләрнең күбесе өчен Яңа ел каникуллары 2018 елның 30 декабрендә үк (якшәмбе) башланачак. 5 көн эшләүчеләр өчен эш атнасы 6 көн дәвам итәчәк. 31 декабрьнең эш көнен 29 декабрьгә (шимбә көне) күчерәләр Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24049

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсенә ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме – ял һәм бәйрәм көннәре дип игълан ителә.   2019 елда 5 һәм 6 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килә. РФ Хөкүмәтенең “2019 елда ял көннәрен күчерү хакында”гы  карарына ярашлы ял көннәре 5 гыйнварның шимбәсеннән  - 2 майның пәнҗешәмбесенә, 6 гыйнварның якшәмбесеннән 3 май җомгасына күчерелә.   Шулай итеп, атнасына 5 көн эшләүчеләр 2018 елда 30,31 декабрьдә, Яңа елда 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк. 31 декабрь көнне эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.   РФ Хезмәт кодексының 120 маддәсенә ярашлы, ел саен рәсмиләштерә торган түләүле отпускның календарь көннәренә 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвар көннәре керми.

Фото: https://pixabay.com/

 http://matbugat.ru/news/?id=24049

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев