Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елдан гражданнар нинди пособиеләр алачак?

2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Пенсия фонды татарстанлыларга әлегә кадәр социаль яклау органнары һәм Россия хезмәт министрлыгы билгеләгән һәм түләгән кайбер төр түләүләрне, компенсацияләрне, пособиеләрне түли башлаячак.

Федераль законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр яктылыгында Россия Пенсия фондына әлегә кадәр социаль яклау һәм Россия хезмәт региональ органнары Татарстан Республикасы буенча 18 меңнән артык түләү эшләре нигезендә тормышка ашырган социаль ярдәм төрләрен түләү буенча өстәмә функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре тапшырыла.
Сүз түбәндәге биш категориягә караган пособиеләр, түләүләр һәм компенсацияләр хакында бара:
-    Балалары булган эшләмәүче гражданнар;
-    Радияция тәэсиренә дучар булган гражданнар;
-    Реабилитацияләнгән затлар;
- Медицина күрсәтмәләре буенча транспорт чараларыннан файдаланучы  инвалидлар (инвалид балалар);
- Пенсион тәэминаты Россия Пенсия фонды аша башкарылучы хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары.
Мәсәлән, яңа елдан балалары булган гражданнарга түбәндәге төр пособиеләр Пенсия фонды органнары аша түләнәчәк: эшләмәүче гражданнарга баласына 1,5 яшь булганчы ай саен түләнә торган пособие; оешма ликвидацияләнү сәбәпле эштән киткән хатын-кызларга йөклелек һәм бала тудыру буенча бирелүче пособие; бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие; баланы гаиләгә тәрбияләүгә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие; чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр түләнә торган пособие; чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрнең баласына ай саен түләнүче пособие.
Пенсия фондына күчкән чараларның тулы исемлеге белән Россия Пенсия фонды сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия