Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елга кадәр Россиядә роуминг гамәлдән чыгарга мөмкин

Россиядә халыкара роумингны 2018 елга кадәр гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр. Ул вакытта Кырымдагы роуминг белән булган мәсьәлә дә хәл ителәчәк, дип хәбәр итте Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Сергей Пузыревский. Бу хакта "Известия" яза. «Ел ахырына кадәр әлеге юнәлеш буенча тиешле карар кабул ителергә тиеш», - дип белдерде Пузыревский....

Россиядә халыкара роумингны 2018 елга кадәр гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр. Ул вакытта Кырымдагы роуминг белән булган мәсьәлә дә хәл ителәчәк, дип хәбәр итте Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Сергей Пузыревский. Бу хакта "Известия" яза.

«Ел ахырына кадәр әлеге юнәлеш буенча тиешле карар кабул ителергә тиеш», - дип белдерде Пузыревский. Әгәр тиешле карар кабул ителмәсә, монополиягә каршы федераль хезмәт тагын да җитдирәк чаралар күрәчәк».

Хәзерге вакытта Россиядә халыкара, эчке челтәр һәм Кырым буенча аерым роуминг бар. Кырым башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауда яшәүчеләр һәм кунакларны "талау" белән шөгыльләнүче мобиль операторларның эшенә карата берничә тапкыр ризасызлык белдерде инде.

Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы Игорь Артемьев сентябрьдә эшмәкәрлекне киңәйтүдә каршылыкларны бетерү өлешендә "зур дүртлек" операторларына ярдәм күрсәтүгә әзерлек турында белдергән иде. Бу, роуминг бетерелгәч, чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев