Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа хуҗа үз исеменә күчерми!

- 3 ай элек автомобилемне саттым, әмма яңа хуҗасы аны һаман үз исеменә күчерми. Шушы вакыт эчендә 10 штраф килде, машина һаман да минеке саналгач, үземә җибәрәләр. Сатып алучы белән элемтәгә чыкмакчы идем, телефоны җавап бирми. Килешүдә адресы язылган, әмма Казанга барып, эзләп йөрисем килми. Бу очракта аны автомобильне үз...

- 3 ай элек автомобилемне саттым, әмма яңа хуҗасы аны һаман үз исеменә күчерми. Шушы вакыт эчендә 10 штраф килде, машина һаман да минеке саналгач, үземә җибәрәләр. Сатып алучы белән элемтәгә чыкмакчы идем, телефоны җавап бирми. Килешүдә адресы язылган, әмма Казанга барып, эзләп йөрисем килми. Бу очракта аны автомобильне үз исеменә күчерергә мәҗбүр итеп буламы?
Айдар.
Автоюрист Марат СОЛТАНОВ:
- Хәзер машинаны сату-алу эшен шактый җиңеләйттеләр: үзара язмача килешү төзеп, имза гына куялар. Бер яктан карасаң, бу җиңел кебек: сатучыга ЮХИДИгә барып, исәптән төшерәсе юк, өеннән генә җибәрә. Ә сатып алучы автомобильнең бөтен документлары һәм килешү белән ЮХИДИ бүлегенә килеп, үз исеменә күчерә. Әмма икенче яктан бу яңалыкның куркыныч ягы да бар: яңа хуҗа машинаны үз исеменә күчермичә йөрергә мөмкин. Мондый очракта штраф элекке хуҗага килә. Аңа автомобиленең сатылуын раслаучы документ - килешү кәгазен алып, ЮХИДИ бүлегенә барырга кирәк. Штрафларның күчермәсен дә теркәгез. Шуннан соң эзләү (розыск) башланачак. Чөнки закон буенча, сатып алучы машинаны 10 көн эчендә үз исеменә күчерергә тиеш иде. Бу таләп үтәлмәгәч, сатучы килешүне өзә һәм автомобильне кире кайтара ала (сатып алучыга акчасын кире бирә). Шунысын да истә тотарга кирәк: килешү төзегәндә, акча алу турында расписка кәгазе, алу-тапшыру акты да яздыртырга кирәк. Ә килешү кәгазе өч нөсхәдә төзелә (үрнәген интернеттан алырга мөмкин), икесе - алучыга (берсе - ЮХИДИ өчен, берсе үзендә кала), берсе сатучыга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев