Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа кануннар гамәлгә керә

Айлык минималь хезмәт хакы  13 890 сумга җитәчәк.

Минималь хезмәт хакы түләве арта

Быелның гыйнварыннан айлык минималь хезмәт хакы  13 890 сумга җитәчәк. Моңа кадәр ул 12 792 сум тәшкил итә иде. Шулай ук Россиядә яшәү минимумы ул бер кешегә уртача — 12 654 сумга, хезмәт яшендәгеләргә – 13 793 сумга, пенсионерларга – 10 882 сумга, балаларга 12 274 сумга җитәчәк.

 Сәләтлеләргә – дәүләт ярдәме

Бу юнәлештә кабул ителгән закон нигезендә, сәләтле балаларның югары уку  йортлары каршындагы мәктәп-интернатларда яшәү һәм туклануы чыгымнары бюджет акчасына капланачак.

Фондлар берләштерелә

Торак-коммуналь хезмәт һәм өлешчеләр хокукларын яклау фондлары берләштерелә. “Территорияләрне үстерү фонды” Россия Хөкүмәте карарлары нигезендә территорияләрнең комплекслы үсешен тәэмин итәчәк. Ул бер үк вакытта төзүче дә, техник заказ бирүче дә булып, төзелеш тармагын контрольдә тотачак.

Алиментлар түләмәсәң...

Карар гамәлгә кергән көннән бирле ике ай яки аннан да күбрәк вакыт дәвамында алимент түләмәгән өчен хәзер 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә, 15 тәүлеккә кадәр ирекне чикләргә яки 20 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Хайваннарны яклау

1 гыйнвардан Россиядә зоопарк, цирк, зоотеатр, дельфинарий һәм океанариумнарга лицензиясез эшләү рөхсәт ителми. Моннан тыш кит, дельфин, диңгез дуңгызын аулау тыела.

Шәрабкә яңа таләпләр

Быелның гыйнварыннан әлеге төр исерткеч эчемлеккә карата яңа таләпләр кертелә. Шул рәвешле хәзер виноградны әчетеп ясалган спиртлы эчемлекләрне генә шәраб дип атарга рөхсәт ителә. Башка юл белән ясалган эчемлекнең кабында да шундый сүз булса, ул ялган саналачак.

Тизлек яратучылар сак булыгыз!

Машинада барганда тизлекне арттырган, каршы як полосага чыккан һәм аның өчен моңа кадәр дә берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган булган шоферларны хәзер җинаять җаваплылыгына ук тартачаклар. Моның өчен 6 елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыеп, өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Моннан тыш, тизлек яратучы машина йөртүчеләргә ярты миллон сумга кадәр штраф та “чәпи” алалар. Әлеге канун 10 гыйнварда үз көченә керә.

Яңа елда без  ниләр белергә, нәрсәләргә әзер булырга тиеш?

Минималь хезмәт хакы түләве арта

Быелның гыйнварыннан айлык минималь хезмәт хакы түләве 13 890 сумга җитәчәк. Моңа кадәр ул 12 792 сум тәшкил итә иде. Шулай ук Россиядә яшәү минимумы ул бер кешегә уртача — 12 654 сумга, хезмәт яшендәгеләргә – 13 793 сумга, пенсионерларга – 10 882 сумга, балаларга 12 274 сумга җитәчәк.

 Сәләтлеләргә – дәүләт ярдәме

Бу юнәлештә кабул ителгән закон нигезендә, сәләтле балаларның югары уку  йортлары каршындагы мәктәп-интернатларда яшәү һәм туклануы чыгымнары бюджет акчасына капланачак.

Фондлар берләштерелә

Торак-коммуналь хезмәт һәм өлешчеләр хокукларын яклау фондлары берләштерелә. “Территорияләрне үстерү фонды” Россия Хөкүмәте карарлары нигезендә территорияләрнең комплекслы үсешен тәэмин итәчәк. Ул бер үк вакытта төзүче дә, техник заказ бирүче дә булып, төзелеш тармагын контрольдә тотачак.

Алиментлар түләмәсәң...

Карар гамәлгә кергән көннән бирле ике ай яки аннан да күбрәк вакыт дәвамында алимент түләмәгән өчен хәзер 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә, 15 тәүлеккә кадәр ирекне чикләргә яки 20 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Хайваннарны яклау

1 гыйнвардан Россиядә зоопарк, цирк, зоотеатр, дельфинарий һәм океанариумнарга лицензиясез эшләү рөхсәт ителми. Моннан тыш кит, дельфин, диңгез дуңгызын аулау тыела.

Шәрабкә яңа таләпләр

Быелның гыйнварыннан әлеге төр исерткеч эчемлеккә карата яңа таләпләр кертелә. Шул рәвешле хәзер виноградны әчетеп ясалган спиртлы эчемлекләрне генә шәраб дип атарга рөхсәт ителә. Башка юл белән ясалган эчемлекнең кабында да шундый сүз булса, ул ялган саналачак.

Тизлек яратучылар сак булыгыз!

Машинада барганда тизлекне арттырган, каршы як полосага чыккан һәм аның өчен моңа кадәр дә берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган булган шоферларны хәзер җинаять җаваплылыгына ук тартачаклар. Моның өчен 6 елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыеп, өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Моннан тыш, тизлек яратучы машина йөртүчеләргә ярты миллон сумга кадәр штраф та “чәпи” алалар. Әлеге канун 10 гыйнварда үз көченә керә. Фото zr.ru cайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев