Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа китаплар – яңа тәэсирләр

Язучыларыбыз китап сөючеләрне яңадан-яңа романнар, хикәяләр һәм документаль-публицистик язмалар белән куандырып торалар. Алар арасында укучыларның күптән көтеп алган әсәре -

Р. Кәраминең "Кая чабасың гомер юртагы?" романы. Бу роман "Олы юл да сикәлтәле" исемле трилогиянең өченче кисәге. Роман гыйбрәтле хәлләргә, мәхәббәт маҗараларына, тормыш-яшәеш хакында уйлануларга, чåтрекле вакыйгаларга бай. В. Нуруллинның "Ул яшәргә тиеш иде", Ә Хәсәновның "Бәхет кайда оя кора?", Ф. Абдуллинның "Чүл бүресе", Т. Гарипованың "Асыл ташлы муенса" дип аталган китапларның геройлары да ихлас күңелдән яратып сүрәтләнгән. Алар гомерләрендә күпне күргән, адым саен очраган авырлыкларга бирешмичә, тормышны сөеп яшәүче милләттәшләребез.В. Имамов һәм Н. Әхмәтҗановта яңадан-яңа әсәрләрен тәкъдим итәләр. В. Имамовның "Сөләйман солтан" тарихи романында 1520-1566 елларда иң югары сәяси көчкә ия булган Сөлйман Кануниның тормышы сүрәтләнә. Н. Әхмәтҗановның "Хыял канатларында" дигән фантастик китабы - авторның әдәбият мәйданында беренче мәртәбә каләм чарлавы. Документаль-публицистик язмалар, мәкаләләр туплаган: Г. Шәйхинең "Сыналганнар-сынатмый", Ә.Исхаковның "Чишмәләр иле - игеннәр иле", М. Яһудинның "Тормыш бу...", Р. Зариповның "Шанлы еллар авазы", Ф. Хуҗинның "Күкләр шаһит", М. Садыйковның "Түзәргә туры килә", "Безнең Туфан" дип исемләнгән җыентыкларның төп геройлары - Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре һәм татар милләтеннән чыккан күренекле шәхесләр. Аларның язмышы укучыда зур кызыксыну уята. Татар әдәбияты һәм тарихы белән кызыксынучыларга татар һәм рус телләрендә басылып чыккан М. Гайнетдинның "Йосыф Акчура", Н. Давлетның "Исмаил Гаспринский" әсәрләре дә беркемне дә битараф калдырмый. Китап сөючеләрне шәһәр китапханәләрендә көтеп калабыз.

Р. МОСТАЕВА, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев