Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа мәктәпкә – беренче субай

Шимбә көнне Мәләкәс аръягы бистәсендә тарихи вакыйга булды. Биредә яңа мәктәп нигезенә беренче тимер бетон субай сугылды. Киләсе елда биредә 1224 урынга исәпләнгән 39нчы мәктәп ачылачак. Ул яңа уку елында файдалануга тапшырылган 41нче мәктәп кебек булачак.

Яңа мәктәпкә субай сугу тантанасында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, Россия дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан дәүләт советы депутаты Светлана Захарова, башкарма комитет җитәкчеләре катнашты.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үзенең чыгышында, Чаллыда соңгы елларда яңа мәктәпләр ачылуын билгеләп үтте. "Бүген без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча яңа мәктәп нигезенә беренче субайны суктык. Ул - 2011 елдан бирле актив үсештәге әлеге микрорайон өчен бик кирәкле объект. Биредә яшәүчеләр мәктәп төзүне сорап, безгә еш мөрәҗәгать иттеләр. Илебез, республикабыз һәм шәһәр җитәкчеләре аларның гозерын битараф кала алмады. Мәктәп функцияләрен генә үтәп калмыйча, әлеге микроайонның бизәге дә булыр дип ышанам", - диде ул.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина бистә халкын әлеге шатлыклы вакыйга белән котлагач, үзенең хыялы белән дә уртаклашты. Ул шәһәр хакиме белән бергә ел саен Чаллыда бер яңа мәктәп ачарга тели. "Без бөтен көчебезне һәм талантыбызны бу хыялны тормышка ашыруга җигәрбез. Балаларыбыз яхшы белем алсыннар, талантлары үссен һәм дөрес һөнәр сайлап бәхетле кешеләр һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып үссенәр өчен барысын да эшләрбез", - диде Әлфия Гомәр кызы.

Шәһәрдәшләребезнең шатлыгын уртаклашырга ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да кайткан иде. "Чаллыда яңа мәктәпкә нигез салу - барыбыз өчен дә мөһим вакыйга. Хәерле юлга! Төзүчеләргә кыелыкларсыз гына мәктәпне куелган вакытка төзеп бетереп, файдалануга тапшырырга насыйп булсын", - диде ул.

Мәләкәс аръягындагы яңа мәктәпнең мәйданы 25 801 кв. м. Анда ике бассейн, 560 урынга исәпләнгән актлар залы булачак. Әлеге объектның бәясе 1 млрд 40 млн сумга төшәчәк. Яңа мәктәп Россия Президенты Владимир Путин раслаган "2015-2025 елларда Россия субъектларында гомуми белем мәктәпләрендә яңа урыннар булдыруга ярдәм итү" программасы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә төзелә. Димәк, аның 2018-2019 уку елында файдалануга тапшырылачагына өмет зур. Бу тарихи вакыйганы Мәләкәс аръягында һәм ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр зарыгып көтә.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев