Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа поезд - транспорт системасы өчен революция!

Дөньяда водород ягулыгында йөрүче беренче поезд эшли башлый.

Тавышсыз поездлар Түбән Саксониядә – Бремерферде, Куксхафен, Бремерхафен һәм Букстехуд арасында йөриячәк. Җитештерүче сайтында поездларның тизлеген сәгатенә 140 чакрымга кадәр арттыра алачагы хакында хәбәр ителә."Alstom" директоры Анри Пупарт-Лафарж поездны компания һәм тулай транспорт системасы өчен революция дип атады.

– Дөньяда беренче водород ягулыгы элементларында эшләүче поезд пассажирларга хезмәт күрсәтә башлый һәм серияле җитештерүгә әзер, – дип өстәде ул. Германия хакимияте экологик транспорт кертүне дә хуплады. Технология көндәлек файдалануда үзен акласа, алга таба Германия Хөкүмәте экологик чиста поездларга йөз тотачак, дип белдердеТүбән Саксониянең икътисад һәм транспорт министры Бернд Альтхусман. Менә хикмәт! Тиздән безгә дә бу поездларда йөрергә насыйп булыр әле!

 

https://kiziltan.ru/news/14195-transport-sistemasy-chen-revolyuciya-yaa-poezd.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев