Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа производстволар ачу – якындагы елларда автокаланың өстенлекле бурычларыннан берсе

Яр Чаллыда икътисадның төп күрсәткечләренең уңай динамикасы күзәтелә.

Агымдагы елның тугыз аенда шәһәрнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.

Яр Чаллы шәһәренең икътисадый һәм социаль үсешенә сәнәгать производствосы сизелерлек йогынты ясый. Аның өлеше-65,0%. Соңгы өч елда сәнәгать җитештерү индексы Россия һәм республика күрсәткечләреннән югарырак булуын күрсәтә. Җитештерүнең түбәндәге төрләре: автотранспорт чаралары, тагылмалы һәм ярымприцеплар (106,5%); әзер металл эшләнмәләр һәм металлургия (116,5%); азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр (112,8%); төзелеш индустриясе (100,4%); электр җиһазлары (141,2%). Беренче чиратта, «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге нәтиҗәсендә уңай күрсәткечләргә ирешелде, аның өлеше шәһәр икътисадында 37% тан артык тәшкил итә. Ел башыннан конвейердан 26257 йөк автомобиле төшкән (2017 елның тугыз аенда – 25752 йөк а/м). 2,6% үсеш белән 89,5 млрд сумлык продукция төяп озатылган.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, шәһәрдә эре инвестицион һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда Моношәһәрләрне үстерү Фонды җитди ярдәм күрсәтә.

«КАМАЗ өлеше сәнәгать җитештерүе күләмендә 80-90% булган вакытлар булды. КАМАЗ бар иде, булачак һәм безнең язмышыбыз булып калачак. Соңгы елларда РФ Хөкүмәте тарафыннан Моношәһәрләрне үстерү, ТР Президенты Рөстәм Нургали улы ярдәме, җирле хакимият тырышлыгы нәтиҗәсендә, бүген без автомобиль төзүчеләр шәһәре генә түгел, ә азык-төлек сәнәгате үсеш алган шәһәргә әвереләбез, катлаулы-көнкүреш техникасы җитештерү барлыкка килде. Ике ел элек без суыткычлар чыгармый идек. Киләсе елның өченче кварталында кер юу машиналары, 2021 елда кухня җиһазлары чыгара башлаячакбыз. Минемчә, бу уңай тренд. Бу безнең стратегик юл, моның белән шөгыльләнергә кирәк», – диде Наил Мәһдиев.

Кер юу машиналары һәм кухня җиһазлары җитештерү заводларын төзү шәһәр икътисадына 7 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә һәм 820 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа производстволарны ачу шәһәр сәясәтенең өстенлекле бурычларыннан берсе булып кала. Аларның үсеше өчен уңайлы шартлар индустриаль һәм сәнәгать паркларында булдырыла. Хәзерге вакытта шәһәр территориясендә эшләп килүче 11 паркта 309 резидент эшчәнлек алып бара, 7649 эш урыны булдырылган. 2018 елның 9 аенда парклар резидентлары тарафыннан 55,8 млрд сумлык продукция төяп озатылган, 15% ка үсеш күзәтелә. Салым түләүләре 5,3 млрд сумга яки 18% ка арткан.

Шәһәрдә шулай ук «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе буенча да эш дәвам итә. Бүген 25 компания ТОСЭР резидентлары булып тора, шуларның 10сы үз производствосын башлап җибәрде һәм 12 млрд сумлык продукция төяп озаттылар. Резидентлар тарафыннан кертелгән инвестицияләр 15 млрд сум тәшкил итте. 2 946 югары квалификацияле яңа эш урыны булдырылган һәм шәһәр бюджетына 30 млн сум күләмендә физик затлар кереме күчерелгән.

 

http://nabchelny.ru/news/34354

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X