Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа төр алдау ысулы

Пенсия фонды яңа төр алдау турында кисәтә. Интернетта СНИЛС һәм паспорт мәгълүматларын кулланып, хосусый иминият фондлары түләүләрен белергә була, дигән сайтлар пәйда булган. Беренче этапта кешедән күпме акча түләнәсен белү өчен СНИЛС һәм паспорт мәгълүматларын язарга кушалар.

Гадәттә, бу 100 меңнәр тирәсендәге акча була.Икенче этапта гражданинга хосусый иминиятчеләрнең базасына керү бәясен түләргә һәм ул акчаларны клиентның счетына күчерергә вәгъдә бирәләр. Пенсия фонды шәхси мәгълүматка сакчыл булырга һәм пенсия түләүләре турында ПФР сайтындагы Шәхси кабинетта һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы мәгълүматка гына ышанырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев