Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа төр КАМАЗлар җыя башладылар

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең автомобильләр җыю заводында КАМАЗ-5490 NEO машиналарын серияләп җыя башладылар. Әлеге йөк машиналарына заказлар кабул ителә. Апрель аенда барлыгы 135 машина җыелыр дип көтелә. КАМАЗ-5490 NEO да яңа буын техникасын кулланучыларның теләкләре исәпкә алынган. Перспективалы автомобильләр буенча баш конструктор Евгений Макаров әйтүенчә, төп басым ягулык багын зурайтуга ясалган.

"Без 4 комплектация эшләдек. Икесе - ZF автомат тапшырулар тартмасы өчен, икесе "ЦФ КАМА"да җитештерелгән механик тартма өчен. Бер яктагы бакка 695 литрга кадәр ягулык сыя, кирәк булса икенче яктагы бакка да ягулык салып була. Ул чагында 1100 литр ягулык сыя", - ди ул.

Моннан тыш, "КамАЗ" заводы Кытайның "Weichai Power" фирмасы белән берлектә двигательләр җитештерү эшен оештырырга мөмкин. Бу турыда инвестор проектлары турындагы Россия-Кытай хөкүмәтара беркетмәсендә язылган. Россия-Кытай тарихында мондый вакыйганың булганы юк иде әле.

Кытай безнең илдә беренче тапкыр машина төзү заводын булдырачак. Моңа кадәр Кытайда чыгарылган машиналар бездә җыелды гына. "КАМАЗ" инде бүген үк газ белән эшли торган йөк машиналарына Weichai двигательләрен урнаштыра. Әлегә бу күп күләмдә түгел. Елына 1 мең мотор файдаланыла.

Weichai Power заводы Кытайда мотор җитештерүче иң эре заводларның берсе. "КАМАЗ" йөк машиналары моңарчы Кытайга сатылмый иде. Моңа кадәр дә Россиянең машина җитештерү буенча эре предприятиесе кытайлылар белән эшлекле килешү төзергә омтылды. Мисал өчен, 2015 елның сентябрендә Hawtai Motor фирмасы белән Россиядә һәм Кытайда машина җитештерү һәм сатуны оештыручы уртак предприятие булдыру хакында килешү төзелгән иде. Әлеге килешү нигезендә Чаллы йөк машиналары Hawtai көчләре белән машиналар җыя башларга, ә Кытай фирмасы үз чиратында автогигант серләрен үзләштерергә тиеш. Әлегә бу проект ярты юлда туктап калды. Сәбәбе - "КАМАЗ" партнеры килешүдә язылган үз бурычларын үтәмәгән: оешманың әлегә йөк машиналарын җитештереү өчен лицензияcе юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X