Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа туган сабыйлар ник үлә?

Шушы көннәрдә Яр Чаллы медицина советының 2014 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә багышланган чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендәге төп тема - яңа туган сабыйларның үлеменә китергән сәбәпләрне тикшерү, анализлау. Фикер алышуларда шәһәрнең дәвалау-профилактикалау учреждениеләре җитәкчеләре, акушер-гинекологлар, неонатологлар, анестезиолог-реаниматологлар, педиатрлар, шулай ук шәхси медицина учреждениеләре вәкилләре катнашты. Чыннан да, медицинага югары технологияләр...

Шушы көннәрдә Яр Чаллы медицина советының 2014 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә багышланган чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендәге төп тема - яңа туган сабыйларның үлеменә китергән сәбәпләрне тикшерү, анализлау. Фикер алышуларда шәһәрнең дәвалау-профилактикалау учреждениеләре җитәкчеләре, акушер-гинекологлар, неонатологлар, анестезиолог-реаниматологлар, педиатрлар, шулай ук шәхси медицина учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Чыннан да, медицинага югары технологияләр үтеп кергән, бала тудыру йортлары иң заманча аппаратуралар белән җиһазланган бүгенге чорда ни өчен сәламәт бәби табу проблемага әйләнә? Ни сәбәпле яңа туган балалар үлеменә юл куела? Бу сорау, беренче чиратта, ел буе өметләнеп көтеп алган сабыйларын югалткан әти-әниләрне бик тә борчый.

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Людмила Репина чыгышыннан күренгәнчә, хатын-кызлар консультациясе, бәби табу йортларының эшчәнлеге һәрдаим контрольдә. "Яңа туган бала үлеме белән бәйле һәр очрак җентекләп тикшерелә, клиник экспертиза үткәрелә, бала табарга ярдәм итә торган учреждениеләргә махсус рейдлар, оператив штаблар оештырыла, аерым очракларда ашыгыч рәвештә консилиумнар җыела.

Хатын-кызлар консультацияләрендә һәм балалар шифаханәләрендә "Электрон әни" проекты эшли. Электрон база ярдәмендә бәби табу яшендәге хатын-кызларның сәламәтлеген игътибар үзәгендә тоту, вакытында диагностик тикшерүләр үткәрү, экстрагениталь патологияне вакытында ачыклап дәвалау, булдырмау чараларын күрү бермә-бер җиңеләя", - дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Яңа туган сабыйларның үлемен, беренче чиратта, экстремаль кечкенә һәм бик тә кечкенә авырлыктагы балалар тууның артуы белән бәйли белгечләр. Кама балалар медицина үзәге акушер-гинекологы Саимәт Хәмидуллина да әлеге проблемага аерым тукталды. "Чаллыдагы бәби табу йортларының эшчәнлеген анализлау нәтиҗәсендә, баланың срогыннан алда тууына китергән сәбәпләр ачыкланды, әлеге хәлне кисәтү максатында, авырга узган һәм авырлы хатын-кызларга тиешле рекомендацияләр дә бирелә", - диде.

Медицина советының эшен йомгаклап, шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Елена Боенко сәламәт балалар тууының илкүләм әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Утырышта яңгыраган фикерләр, мәгълүматларның барысы да шифаханәләр һәм хастаханәләрнең сайтларына урнаштырылачак", дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев