Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа туган сабыйны тәрәзәдән ыргыткан

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче хатын бала тудыру йортында яңа туган сабыйны үтергән дип шикләнелә.

29 яшьлек хатын-кызга карата «нәни баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фаҗига 16 августта кичке алтылар тирәсендә Стәрлетамак шәһәренең 1нче санлы клиник хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә өченче каттагы гомуми палатада була. 29 яшьлек хатын шушы хастаханәдә бала таба.
Башлангыч версия буенча, бу хатын үзе белән бер палатада ята торган хатынның баласын ала һәм өченче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыта. Нарасый имгәнә һәм һәлак була. Урынга тикшерүчеләр килә. Әлеге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.
Билгеле булганча, 29 яшьлек хатынның үз баласын кесарев кисеме ясап алалар. Операциядән соң аны палатага китерәләр. Биредә тагын бер хатын була. Ул да бәбиләгән. Палатада ике кувез була, аларда яңа туган сабыйлар ята. Бер мизгелдә 29 яшьлек хатын палатадашының баласын кулына ала, аннары тәрәзә янына килә һәм баланы тәрәзәдән ташлый. Палатадагы кешеләр берсе дә бу хатынны туктатырга өлгерми.
Бу хәлдән соң 29 яшьлек хатынның моңа кадәр психоневрология диспансерында дәвалануы билгеле була. Хәле яхшыргач, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Хәзер бу хатынны үз баласыннан да аерганнар, диелә бу хәбәрдә.

Фото: futurita.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә