Яңа уку елы 1 сентябрьдә башлана
Август ахырында, сентябрь башында халыкны озын яллар көтә. 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне, ә инде 2 се, 3 се - атна ахырындагы ял көннәре. Әммә бу укучыларга кагылмый. 1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы ленейкалар үтә. Шимбә 2 се көнне дә укулар булачак. Мәктәпкә...
Август ахырында, сентябрь башында халыкны озын яллар көтә. 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне, ә инде 2 се, 3 се - атна ахырындагы ял көннәре. Әммә бу укучыларга кагылмый.
1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы ленейкалар үтә. Шимбә 2 се көнне дә укулар булачак. Мәктәпкә 4 нче сентябрьдә генә барачакбыз, дигән сүзләр дөрес түгел. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Россия Президенты Владимир Путин премьер-министр Дмитрий Медведевка һәм төбәк башлыкларына уку елы башлануның үзгәрә торган графигын булдыру мөмкинлеге турында уйланырга кушкан. Бу очракта мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укуны 1 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр төрле вакытта башлау күзаллана. Июль аенда шундый тәкъдим белән президент ярдәмчесе Игорь Левитин чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев