Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа вагоннарда... душ та булачак!

"Русия тимер юллары" җәмгыяте яңа плацкарт вагоннарны күрсәтте. Искитмәле!

Аларның 2019 елда ук кулланышка керүе көтелә. Яңа вагоннар заманча җиһазландырылган булачак. Һәр бүлемдә 6 йокы урыны, аларның һәркайсы жалюзи кебек пәрдә белән каплана. Өске каттагылар тамак ялгар өчен астагыларны борчымаячак, чөнки полкалар арасында алар өчен дә кечкенә өстәл булачак.
Бәдрәфтә душлар, автомат краннар, сабын дозаторлары, кәгазь сөлге, кул феннары урын алачак. Ә тамбурда тәмлекәчләр сатыла торган автоматлар куелачак. Кыскасы, барысы да кешечә булачак.
Мондый комфортлы вагоннарның алдагы елда ук тимер юлларына җибәрелүе көтелә. Алар күпме булачак һәм кайсы тарафларга йөриячәк, әлеге билгесез. Тик менә юл хакы самолеттагы кебек булмаса ярый...

 

 

https://kiziltan.ru/news/15972-yaa-vagonnarda-dush-ta-bulachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев