Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа вәкиллек ачылды

Шәһәребездә Россиядәге иң эре РФ мөселман-эшкуарлары ассоциациясы вәкиллеге булдырылды. Анда автокаланың 27 эшкуары керде. Ассоциациянең эшләү үзенчәлекләре турында аның президенты Айдар Шагимарданов сөйләп үтте. Ул билгеләп үткәнчә, РФ мөселман-эшкуарлары ассоциациясы инде биш еллап эшләп килә. Әлеге вакыт эчендә илебезнең 11 регионында аның филиаллары ачылды.

Бүгенге көндә ассоциация өч юнәлеш буенча эшчәнлек алып бара: эшмәкәрлекне яклау, эш алып баруда ярдәм күрсәтү (аны алып бару, ачу, сату һәм хезмәтләрен сатып алу) һәм аның статусын үстерү (ассоциация ярдәме белән регион башлыклары һәм хакимият органнарына чыгу). Ассоциациянең партнерлары булып барлык төр конфессия вәкилләре була ала, ә менә әгъзалары булып бары тик мөселманнар гына теркәлә ала. Моннан тыш алып барыла торган эшнең хәрам булмавы да мөһим. РФ Мөселман-эшкуарлары ассоциациясы әгъзаларына партнерларның хезмәт күрсәтүләренә ташламалар бирелә, төрле белем күтәрү программаларын үзләштерү дә оештырыла.

- Ассоциациянең әгъзасы булу өчен бары тик гариза бирергә кирәк. Бездә бушлай һәм түләүле әгъзалык (аена 5 мең сум) каралган. Икесе дә өстенлекләргә ия. Әмма түләүлеләрдә алар күбрәк, - дип әйтте Яр Чаллыдагы РФ мөселман-эшкуарлары ассоциациясенең вәкиле Алмаз Мөнәвиров. Якын киләчәктә эшмәкәрләр иртәнге эшлекле аш очрашуларын да оештырып җибәрергә исәп тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X