Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЯҢА ЗАКОН МЕҢӘРЛӘГӘН КЕШЕЛӘРНЕ МИКРОФИНАНС ОЕШМАЛАРЫ КОЛЛЫГЫННАН КОТКАРЫРГА ЯРДӘМ ИТӘРМЕ?

Микрофинанс оешмаларның офислары адым саен урнашкан, рекламаларын да бөтен җирдә күрергә була. Мондый оешмалар “биш минут эчендә” финанска бәйле проблемагызны чишеп, “хезмәт хакына кадәр займ” тәкъдим итәләр.

Керем турында белешмә дә кирәкми. Мондый кредит килешүләренең шартлары башка сыя торган түгел. Акча алучыларның кайберләре бурычларын вакытында кайтарырга ашыкмыйлар, күпләрнең мөмкинчелеге юк. Ә микрофинанс оешмасы процентлар исәпләвен дәвам итә. Моннан микрофинанс оешмаларының ни өчен кешенең бурычын кайтаруга сәләтлеме-юкмы икәнлеген тикшереп тормаулары ачык аңлашыла инде. Аларга кешенең бурычын вакытында кайтармавы отышлырак бит. Күпләрнең еллык процент ставкалары 800 процентка кадәр җитә. Өстәвенә процентлар да җыелса, түләргә мөлкәтең дә җитмәячәк.
Мәсәлән, “Быстроденьги” дигән оешма 803 процент белән бирә иде акчаны. Уң мең сум алсаң, ел ахырына 80 мең 300 сум бирергә туры киләчәк дигән сүз инде бу. Берничә көннән, бер айга кадәр генә алганда, арттырып түлисе акча алай күп булып тоелмый. Көненә 2-3 процент кына дип уйлыйсың. Тик аз гына кичектердеңме, пеня һәм штрафлар өстәлеп, микроәҗәт күтәреп була алмаслык йөккә әверелә. Кайбер кешеләрнең унар кредиты барлыгы билгеле. Менә шуларның күбәюе, үзләре өчен генә түгел, икътисад өчен дә зур проблемага әйләнә. Кредит түләүчеләр бар керемнәрен шуңа сарыф итеп, куллану базарыннан файдалана алмый. Сорау кимү сәбәпле, сәүдә әйләнеше акрыная. Кыскасы, миллионлаган кеше микрофонанс оешмаларны баету өчен генә хезмәт итә башлый. Даими бурычка яшәү кешенең психикасын үзгәртә. Шул сәбәпле үзләренә-үзләре кул салучылар да очрый. Соңгы елларда гына да күпме кешеләрнең гомере өзелде. Кредитларын түли алмаучыларны “банкрот” дип игълан итәләр. Башкортстан “банкрот” дип табылган кешеләр саны буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Свердловск өлкәсеннән кала бишенче урында тора. Бу төбәкнең финанс тотрыклыгына кире йогынты ясый, әлбәттә. “Банкротлык” федераль законына 90 көннән артык түләнмәгән 500 мең сум күләмендә һәм артыграк бурычы булган кешеләр керә. Бүгенгесе көндә кредитын түли алмаган 2021 якташыбызның мөлкәте сатуга куелган. Гомумән, ил буенча “банкрот” дип исәпләнүчеләр саны 2018 елда 6 процентка арткан. Башкортстанда микрофинанс оешмалары 3 миллиард сумнан артыграк кредит биргән. Узган елда микрокредит алучылар саны бездә 23 процентка арткан. Уйламыйча кредит алып бурычка батулар аркасында күпме гаиләләр таркалды, дуслар һәм туганнар арасында низаглар килеп чыкты. Күпләрне кайгыга салган оешмаларның эшчәнлеген туктату яисә реаль күзлектән карап процент куюларын таләп итүчеләрнең саны елдан-ел арта барды. Банклар 2018 елның 1 сентябреннән кредит биргәндә кредит тарихлары һәм хезмәт хаклары белән ныграк кызыксына башлады. Бу таләпләр аркасында банкларда кредит алырга рөхсәт бирүләр күпкә кыскарды. Нәтиҗәдә бурычлы кешеләр янә микрофинанс оешмаларына мөрәҗәгать итә башлады. Аларның күпләре элек банктан алган кредитларын каплар өчен, кайберләре бер микроәҗәтне каплар өчен икенче микрофинанс оешмасына килде. Шулай итеп бурычлылар саны тагын да күбәйде. Процентларның зур булуына ризасызлык белдереп депутатларга, Хөкүмәт җитәкчелегенә, хокук саклау органнарына килүчеләр дә арта торды. Ризасызлык белдерүчеләргә оешма хуҗалары “без беркемгә дә көчләп акча бирмибез, үзләре имза куеп алалар”, дип җавапладылар. 
Шулай да үлем очраклары күбәйгәч законны катылатмый булмый иде. Иң башта 2016 елның мартында “микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары” турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә күп кенә башбаштаклыкларга чик куела башлады. Ул чакта кредит түләүләренә чик билгеләнде. Әлеге түләүләр төп бурычтан дүрт тапкырдан артык булырга тиеш түгел иде. Әйтик, кеше бурычка 1 мең сум акча алган очракта процентлар белән бергә түләве 4 мең сумнан да күбрәк була алмый дип куелды. Әмма бу закон 2016 елның 29 мартына кадәр кредит алып өлгерүчеләргә кагылмады. Алар элеккечә 800әр процент түләргә тиеш иде.
Президент кушуы буенча законга шундый төзәтмәләр кертелде:
28 гыйнвардан соң кредит алучыларга көненә 1,5 проценттан артык процент куелмаска тиеш;
2019 елның 1 июленнән процент ставкасы көненә 1 процент итеп билгеләнәчәк;
Барлык пеня һәм штрафлар буенча да иң югары түләү чиге расланды. 2019 елның 30 июненә кадәр алган кредит 2,5 тапкырдан артмаска тиеш;
2019 елның 31 декабренә кадәр иң югары түләү алынган суммадан 2 тапкырдан артык булмаячак; Мәсәлән, сез 10 мең кредит алгансыз икән, вакытында түләп бетә алмаган очракта да сездән 30 мең сумнан артык акча таләп итә алмаячаклар;
Ә 2020 елның 1 гыйнварыннан иң югары түләү чиге 1,5 дип билгеләнәчәк;
“Хезмәт хакы алганчы” дип аталган микрозаймнарга да чикләр куела. Андый заемнар чынлап та хезмәт хакы алганчы гына, димәк 15 көнгә генә бирелергә тиеш һәм 10 мең сумнан кимрәк булырга тиеш.
2017 елның 1 гыйнварыннан микрофинанс оешмаларына “кешенең төп бурычына өстәмә процентлар өч тапкырдан артса, башкача процентлар исәпләмәскә”– дигән карар дөнья күрде. Кеше үз бурычын түли алмаган очракта кредитның түләми калган өлешенә генә пеня өстәргә мөмкин диелгән әлеге карарда. Микрофинанс оешмалары бары Русия Үзәк банкы биргән лицензияләр нигезендә генә эшләүгә күчерелде. Аларга да, банклар шикелле үк, кредит алучыларының кредит тарихын булдырырга кушылды. Лицензия таләп итү һәм процентларны киметү аркасында күп кенә финанс оешмалары “астан” гына эшләүгә күчә башлады.
– 2017 елда – 1300, ә 2018 елның 6 аенда гына да 1890 микрофинанс оешмасының хәйлә юлына басуы ачыкланды,– дип белдерәләр Русия тикшерү комитетында. Русия Үзәк банкы барлык микрофинанс оешмаларының бердәм реестрын булдыргач, алар микрофинанс оешмасы урынына микрофинанс компаниясе яки микрокредит компаниясе дип үз эшчәнлеген тагын югары процентлар белән дәвам иткәннәр. Аларга лицензия кирәкми, шулай булгач, Үзәк банк аларның эшчәнлеген туктата алмый булып чыга. Мутлашуның нинди генә юлларын уйлап тапмый бу кешеләр. Әлеге уңайдан Достоевскийның “Преступление и наказание” әсәре искә төшә. Анда “процентчы” әби Роскольниковка хәзерге оешмалар белән чагыштырганда 5-6 тапкыр азрак процент ставкасы белән акча бирә. Ул вакытта зыялылар әбине тәнкыйтьлиләр, намуссыз диләр. Безнең бүгенге көн мошенниклары янында әбиебезне “Аллаһ бәндәсе” дип әйтергә була бит. Бу әсәрне ил Президенты Владимир Путин да берничә тапкыр искә төшерде, бу өлкәдә законны катгыйлатырга боерды. Узган елның 28 декабрендә “Микрофинанс оешмалар эшчәнлеге” дигән канунга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелгәннән соң, ил җитәкчесе аны имзалады. Әлеге өстәмәләр бер ай узгач үз көченә керергә тиеш иде. Ниһаять, 28 гыйнварда халыкка миһырбанлырак булган канун үз көченә керде. Бу законга аңлатманы Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков бирде. 
– Халыкның түләү сәләте кимегәч, микрозайм оешмалары очын-очка ялгап яшәргә ярдәм итүче оешма дип кабул ителә иде. Ә уйламыйча яисә түләргә хәленнән килмәслек кредит алулар күпләрнең “бугазыннан алды”. Бердәм кредит бюросы мәгълүматлары буенча 2018 елның гыйнвар-октябрь айларында яңа микрозайм бирү 22 процентка арткан. Шуларның бары 4 проценты гына беренчегә кредит алучылар. Димәк, 18 процент кеше алдан алган займын каплау өчен тагын акча алырга килгән. Нәкъ шулай итеп күпләр бу котылгысыз бурыч коллыгына эләгә дә инде. Араларында егермешәр кредит алып, шул бурычларын фатирын сатып түләргә мәҗбүр булучылар да бар. Алар, әҗәтең бармы, дип сорап тормый, хезмәт хакы турында белешмә дә таләп итми, яшькә һәм сәламәтлеккә дә карамый, паспорт белән киләсең дә акчалы булып чыгып китәсең.
– Әгәр дә андый оешмадан акча алырга теләсәгез, матур, йомшак телле хезмәткәрләрне генә тыңламагыз, үзегез аерым кәгазьгә бер айдан, ике айдан күпме акча кайтарып бирәчәгегезне язып исәпләгез. Бу саннарны күз белән күргәч күпләр уйларыннан кире кайта. 
Русия Үзәк банкы 2019 елның 1 октябреннән 10 мең сумнан күбрәк займ биргәндә займ алучының кредит тарихын җентекләп тикшерергә тиеш дигән таләп куйды. Кредит тарихын тикшерү берничә көнгә сузылырга да мөмкин. Бу алым уйламыйча яисә бик җиңел генә уйлап займ алырга теләүчеләрнең санын киметүгә китерәчәк диләр банк белгечләре.
Микрозайм оешмалары җитәкчеләре “чит илдә барлык кеше кредит исәбенә яши һәм бик яхшы яшиләр” дип кабатларга яраталар. Тик чит илдә заем һәм кредитларның еллык проценты 1-3 процент кына икәнен әйтергә “оныталар”. Аннары, алган кредитларын каплау өчен чит илдә хезмәт хакының 10-15 процентын тотыналар. Ә безнең илдә кредитны каплар өчен гаилә бюджетының 50-70 проценты кереп китә. Өстәвенә кая карама төп башына утыртырга тырышалар. Иң кирәкле һәм халыкны якларлык законнар кабул ителгәнче дистә еллар уза. Ни өчен шулай?
Рәдиф ФӘТХИ.

 

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/ni-chen-shulay/mikrozaym-elm-ge-ya-a-zakon-me-rl-g-n-keshel-rne-mikrofinans-oeshmalary-kollygynnan-kotkaryrga-yard-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев