Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ядро коралын кулланмаслармы?

Дөньялар тыныч түгел. Кореянең Хезмәт партиясе Үзәк комитеты һәм Дәүләт Советы рәисе урынбасары Чхве Рен Хе әйткән сүзләр күпләрне борчыуга салды. Аның белдерүенчә, Төньяк Корея АКШ агрессиясенә ядро коралы белән җавап бирергә әзер. Бу хакта "Лента.ру" хәбәр итә.

Мәгълүм булуынча, Пхеньянда КХДРны оештырган Ким Ир Сенның тууына 105 ел тулуга багышланган хәрби парад үтә. Чарада республика лидеры Ким Чен Ын да катнаша. Шул ук вакытта, ил чикләренә АКШ хәрби кораблары, шул исәптән бомбага тота алучы самолетлары да булган "Карл Винсон" крейсеры да якынлашкан.
Хәрби конфликтка чик куелмаса, якын-тирәдәге илләр генә түгел, бөтен дөнья, шул исәптән Русия дә, зыян күрүе ихтимал. Чөнки Төньяк Корея атом-төш коралларын уңышлы сынады.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев