Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңгырады дуслык җырлары

Са­ра Са­дый­ко­ва исе­мен­дә­ге кон­церт­лар за­лын­да ике көн мәгъ­нә­ле та­тар, баш­корт җыр­ла­ры яң­гы­ра­ды. Би­ре­дә та­тар-баш­корт эс­т­ра­да йол­дыз­ла­ры һәм яшь баш­ка­ру­чы­лар "Уфа-Ка­зан юл­ла­ры" фес­ти­ва­ле­нә җы­ел­ды. Бы­ел аның ое­шу­ы­на 5 ел тул­ды.

Кон­церт­ны Ка­зан кы­зы, "Та­тар мо­ңы" кон­кур­сы лау­ре­а­ты Нур­зи­дә Вә­лиул­ли­на баш­лап җи­бәр­де. Ул сәх­нә­гә мил­ли ки­ем­нән, кал­фак­тан чы­гып вир­тоуз ба­ян­чы Ай­нур Мо­ра­тов бе­лән та­тар хал­кы­ның "Ал­лар үсә" җы­рын баш­кар­да. Та­ма­ша­чы­лар яшь баш­ка­ру­чы­ны бик җы­лы ка­бул ит­те­ләр. Ра­дик Ди­нәх­мә­тов­ның Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең бар­лы­гы­на һәм бер­ле­ге­нә ба­гыш­лан­ган мө­нә­җә­те һәм "Әле дә син бар әле дөнь­я­да" җы­ры бу юлы да көч­ле ал­кыш­лар­га кү­мел­де. Чи­лә­бе­дән Ми­ле­на За­ри­по­ва, Баш­корт­стан­нан Ди­а­на Иш­ни­я­зо­ва, Ка­зан­нан "Ай­фа­ра" төр­ке­ме чы­гыш­ла­ры да зал­да­гы­лар­ның кү­ңе­ле­нә хуш кил­де.

Баш­корт­стан­ның ха­лык ар­тис­ты, Бай­мак еге­те Аза­мат Ти­ме­ров­ның баш­корт ку­ра­е­на ку­шы­лып, ха­лык җы­рын баш­ка­руы ту­ган­даш Баш­корт­стан­ның гү­зәл та­би­гать киң­лек­лә­ре­нә алып кит­те... Аза­мат­ның моң­лы, про­фес­си­о­нал та­вы­шы бер­кем­не дә би­та­раф кал­дыр­ма­ган­дыр, мө­га­ен.

Чал­лы та­ма­ша­чы­сы хал­кы­быз­ның ярат­кан җыр­чы­сы Га­зи­нур Фа­рук­шин­ны да ал­кыш­лып сәх­нә­гә ча­кыр­ды. Аның "Кер­кә­ле тау­ла­ры", "Ырын­бур юл­ла­ры" ке­бек үлем­сез җыр­ла­ры бу юлы да "Афә­рин!", "Бра­во" сүз­лә­ре­нә кү­мел­де. Ни ди­сәң дә, ха­лык элек­ке­ге җыр­чы­лар­ны, алар баш­кар­ган җыр­лар­ны күб­рәк яра­та икән. Бу Ека­те­рин­бург­тан кил­гән Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Хәй­дәр Гыйль­фа­нов­ның "Урам җы­ры", фес­ти­валь­не оеш­ты­ру­чы Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Ра­вил Га­ли­ев­ның "Юк­ка тү­гел­дер" җы­рын баш­кар­ган­нан соң да си­зел­де, чөн­ки та­ма­ша­чы­лар бу ар­тист­лар­ны их­лас ал­кыш­ла­ды­лар. Фес­ти­валь­дә вир­тоуз ба­я­ны­чы Ай­нур Мо­ра­тов­ның төр­ле гар­мун­нар­да уй­на­вы, Баш­корт­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тист­ла­ры Фә­ри­дә һәм Ро­берт Ти­мер­ба­ев­лар­ның, Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Ре­зи­дә Шә­рә­фи­е­ва­ның һәм нә­ни би­ю­че, күп­тән тү­гел Рос­сия бәй­ге­сен­дә җи­ңеп кайт­кан Әми­нә Га­ли­е­ва­ның чы­гы­шы нур өс­те­нә нур бул­ды. Фес­ти­валь Ро­берт Миң­нул­лин сүз­лә­ре­нә Ил­ги­зәр Мор­та­зин яз­ган гимн бе­лән тә­мам­лан­ды. Ан­да катн­шу­чы­лар­ның бар­сы­на да, фес­ти­валь­нең юби­лее уңа­ен­нан, дип­лом­нар тап­шы­рыл­ды.

Ра­вил Га­ли­ев мон­нан биш ел элек, та­тар-баш­корт ар­тист­ла­рын туп­лап ма­тур, мәѓънә­ле кон­церт­лар ку­ю­ны мак­сат итеп куй­ган бул­ган. Ул мо­ңа иреш­те: фес­ти­валь­нең 5нче юби­лей кон­цер­ты ике көн ту­лы зал­да үт­те. Иң мө­һи­ме ан­нан ар­тист­лар да, та­ма­ша­чы­лар да ка­нә­гать кал­ды.

Фә­ри­дә Ти­мер­ба­е­ва, җыр­чы:

Без фес­ти­валь­дә бе­рен­че тап­кыр гы­на кат­на­ша­быз. Дус­лык кон­цер­ты­на әве­рел­гән "Уфа-Ка­зан юл­ла­ры" фес­ти­ва­ле озын го­мер­ле бул­сын, аның ге­ог­ра­фи­я­се та­гын да ки­ңәй­сен.

Хәй­дәр Гыйль­фа­нов, җыр­чы:

Мин 5 ел буе әле­ге фес­ти­валь­дә кат­наш­тым. Озак ел­лар Се­бер­дә яшә­сәм дә, мин ту­мы­шым бе­лән Та­тар­стан­ның Сар­ман ра­йо­нын­нан. Ике көн бу­е­на як­таш­ла­рым, ту­ган­на­рым бе­лән рә­хәт­лә­неп ара­лаш­тым. Ра­вил Га­ли­ев­ка ма­тур фес­ти­валь өчен рәх­мәт.

Гөл­зар Фәх­рет­ди­но­ва, "Боз са­рае" ад­ми­нис­т­ра­то­ры:

Би­шен­че тап­кыр уза икән. Мин бе­рен­че тап­кыр гы­на ка­ра­дым. Зә­вык­лы, уй­лан­ды­рыр­лык кон­церт бул­ды. Та­тар ха­лык җыр­ла­ры, ку­рай мо­ңы, ар­тист­лар­ның зә­вык­лы ки­е­нү­лә­ре, те­ре та­выш, алып ба­ру­чы Ру­миль Кә­рә­ми­ев­ның та­тар­ча ма­тур итеп сөй­лә­ве - ба­ры­сы да юга­ры дә­рә­җә­дә. Ми­не та­ма­ша­чы­лар­ның күп­ләп ки­лүе дә сө­ен­дер­де. Чөн­ки мон­дый кон­церт­лар кү­ңел­ләр­не саф­лан­ды­ра, рух­ны ба­е­та.

Ике сә­гать­тән ар­тык кон­церт бер су­лыш­та үт­те. Тәм­ле әй­бер шу­лай җит­ми ка­лыр­га ти­еш ин­де ул. "Уфа-Ка­зан юл­ла­ры" фес­ти­ва­ле ки­лә­чәк­тә дә та­тар-баш­корт хал­кын дус­лык җы­ры яны­на туп­ла­сын иде. Чөн­ки без, ту­ган­даш ха­лык­лар, бер­гә бул­ган­да гы­на көч­ле.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев