Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңгырдан күл җыелды

Әле бер, әле икенче төбәктә давыллап килеп яуган яшенле яңгырлар китергән афәтләр, яшен сугу, су басу, давыл нәтиҗәләре турында ишетеп куркып торсак та, шөкер Чаллы өстен каплаган кара болытлар да, яшен дә бәла-казалар китермәде. Озаклап яуган көчле яңгыр аварияләргә китермәгән. "Шәһәр инфраструктурасын тәртиптә тоту дирекциясе" МУПы җитәкчесе Нуриҗан Вәлиев сүзләренә...

Әле бер, әле икенче төбәктә давыллап килеп яуган яшенле яңгырлар китергән афәтләр, яшен сугу, су басу, давыл нәтиҗәләре турында ишетеп куркып торсак та, шөкер Чаллы өстен каплаган кара болытлар да, яшен дә бәла-казалар китермәде.

Озаклап яуган көчле яңгыр аварияләргә китермәгән. "Шәһәр инфраструктурасын тәртиптә тоту дирекциясе" МУПы җитәкчесе Нуриҗан Вәлиев сүзләренә караганда, бу - гадәттән тыш хәлләргә әзерлекле булу, өстәмә кизү тору оештыру нәтиҗәсе.

2014 елда барлык яңгыр сулары челтәрләре әлеге предприятиегә тапшырылган иде. Бүгенге көндә Чаллыда барлыгы188 километр озынлыктагы челтәрләр һәм дүрт насос станциясе аның карамагында. 2015 елда яңгыр сулары челтәрләрен карап тотуга, ягьни насос станцияләрен ремонтлауга, яңгыр сулары челтәрләрен чистартуга 5 миллион сум. Көчле яңгырлар бәла-казалар китереп чыгармады. Шулай да шәһәрдә көчле яңгыр нәтиҗәләре булган мондый "күлләр" тиз генә кипмәс, мөгаен.

И.ӘХТӘМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев