Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялган диплом сатып тотылганнар

Аларның хаклары 15 меңнән 50 мең сумга кадәр куелган.

Аларның хаклары 15 меңнән 50 мең сумга кадәр куелган.

Сайт аша ялган дипломнар һәм мәктәп аттестатлары сатып ятучылар бихисап хәзер. Интернет аша Русиянең җаның теләгән югары уку йортын тәмамлау турында документ сатып алып була.

Ингушетия мошенниклары да Интернетта югары, урта белем алу турында катыргы, хәтта гомуми урта белем турында аттестат та тәкъдим иткән. Аларның хакы 15 меңнән 50 мең сумга кадәр куелган, вузның абруена карап, үсә барган.

Бу көннәрдә Назрань прокуратурасы таләбе буенча Русиянең Ингушетия буенча контроль комитеты шундый 30 сайтны япкан.

Иң кызыклысы шунда: Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча республика үзәге җитәкчесенә карата җинаять эшен тикшерү барышында ялган документ аның үзендә табылган. Аның университетны читтән торып тәмамлавы турында документы булган, ә чынлыкта исә ул анда укымаган. Шул ялган документ белән юридик факультетка укырга кереп, юрист дипломы да алып чыккан.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/yalgan-diplom-satyp-totylgannar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X