Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялган полислар бизнесы

Яшерен-батырын түгел, яшәешнең кайсы гына тармагын алма, һәркайсына мошенниклар үтеп керде. Аларның халыкны алдау юлындагы берсеннән-берсе остарак ысуллары турында ишетеп-укып торабыз. Инде менә ОСАГО полисларын да "ясарга" өйрәнделәр. Россия автоиминиятчеләр берлеге (РАБ) мәгълүматларына караганда, 2015 елда автомобиль йөртүчеләргә сатылган 40 млн полисның 1 миллионнан артыгы ялган булуы ачыкланды. РАБ белгечләре...

Яшерен-батырын түгел, яшәешнең кайсы гына тармагын алма, һәркайсына мошенниклар үтеп керде. Аларның халыкны алдау юлындагы берсеннән-берсе остарак ысуллары турында ишетеп-укып торабыз. Инде менә ОСАГО полисларын да "ясарга" өйрәнделәр. Россия автоиминиятчеләр берлеге (РАБ) мәгълүматларына караганда, 2015 елда автомобиль йөртүчеләргә сатылган 40 млн полисның 1 миллионнан артыгы ялган булуы ачыкланды.

РАБ белгечләре фикеренчә, ялган полисларның артуы турыдан-туры ОСАГОның кыйммәтләнүенә һәм халыкның керемнәре кимүгә бәйле. 2014 елның октябрендә һәм 2015 елның апрелендә Үзәк банк база тарифларын күтәрде һәм, нәтиҗәдә, тарифлар коридоры 5% тан 20%ка кадәр киңәйде. Хәер, беренче карашка, әлеге үзгәрешләр күпмедер дәрәҗәдә уңайлылык та тудырды. Әйтик, автомобиль йөртүче, тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килү белән бәйле түләүләрне, 160 меңнән 500 мең сумга кадәр арттыру хокукына һәм теләсә кайсы төбәктә ОСАГО полисы сатып алу мөмкинлегенә ия булды. Ләкин шул ук вакытта полис бәясен 42%ка арттырып куйдылар. Нәтиҗәдә, ул 5530 сумга, ә кайбер төбәкләрдә 12-14 меңгә кадәр җитте. Нәкъ менә шушы шартлар кайбер автомобиль йөртүчеләрне, ЮХИДИ инспекторлары белән проблема чыгудан куркып, очсызрак бәягә ялган полис сатып алуга этәрде дә инде.

Иң гаҗәпләндергәне: иминият полисларының чынмы яки ялганмы икәнен постта торучы инспектор гына түгел, хәтта тәҗрибәле иминият фонды хезмәткәре дә аера алмый. Чөнки әлеге документлар Украина һәм Молдавиянең дәүләт билгеләре әзерли торган катлаулы җайланмаларында яки Польша һәм Кытайда җитештерелгән югары технологияле полиграфия техникаларында басыла. Аларның бөтен сыйфатлары, хәтта су билгеләре дә рәсми полисларныкы кебек. Номерлары шулай ук гамәлдәге полисларныкы белән тәңгәл килергә мөмкин. Моңа кадәр ялган полислар җитештерү бизнесының масштабларын күз алдына да китермәгән ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре дә тәмам аптырашта. Чөнки мошенниклар бөтен яктан әзерлекле. Халыкны алдауның көтелмәгән ысулларын уйлап табып кына торалар. Әйтик, ялган документларны төп нөсхәләре эшләнгән төбәкләрдә ясамыйлар.

- Проблеманың никадәр тирәнгә киткәнен без үзебез дә иминиятчеләрдән генә белдек. Иң аянычы, аны хәл итү мөмкинлегебез юк. Әйтик, инспектор теге яки бу автомобиль йөртүчене туктатып, полисын тикшерде ди! Анда бәйләнерлек бернәрсә дә юк: реквизиты да урынында, компания турындагы мәгълүмат та бар. Әлбәттә, мәгълүматлар базасы аша әлеге полисны тикшерә ала ул. Ләкин әлеге документның легаль түгеллеген расларлык нигез юк. Аннан соң, бу нисбәттән уртак фикергә дә килә алмыйбыз. Әйтик, Дәүләт Думасы депутатларының законлы ОСАГО полисы булмаган очракта штраф суммасын арттырырга кирәк дигән тәкъдимен хәтта Россия автоиминиятчеләр берлеге дә хупламады. Сүз дә юк, штрафларны арттырырга кирәк. Ләкин нәтиҗәсе булмаячак. Әйтик, бүген әлеге штраф өчен автомобиль йөртүче 800 сум түли. Ә инде әлеге бәяне 2500 сумга күтәрәбез икән, ул әлеге чыгымны каплау чарасын эзли башлаячак. Бу очракта, очсыз полис - менә дигән стимул. Чөнки белгечләр аның ялганмы яки чынмы икәнен дәлилләгәнче шактый гомер үтәчәк, - ди Чаллының ЮХИДИ хезмәткәре Марат.

Ялган полис сатып алудан ничек сакланырга соң?

Иң беренче эш итеп, сезгә тәкъдим иткән бланкның номерын РАБның сайтыннан эзләп табыгыз. Аннан соң, "ОСАГО полислары бланкларының статусы һәм килешү төзүнең датасы турында иминиятчеләр өчен белешмә" дигән искәрмәне игътибар белән укып чыгыгыз. Шушы биткә сезгә тәкъдим ителгән ОСАГО бланкының сериясен һәм номерын кертегез. Әлеге серия һәм номер РАБ базасында табылмаган яки моңа кадәр теркәлгән башка бер полисныкы икәне ачыкланган очракта, полисны сатып алудан баш тартырга кирәк. Шунысын да истә тотыгыз: чын полисның бәясе РФ Законы белән расланган бәядән түбән була алмый! Әгәр дә сезгә ОСАГО полисын гамәлдәгедән күпкә түбән бәядән тәкъдим итәләр икән, әлеге документның ялган булуында шик юк, дип искәртә РАБ матбугат хезмәте белгечләре.

Сүз дә юк, белгечләр фикеренә колак салу беркайчан да зыян итми. Чөнки мошенниклар тик ятмый, аларның бездән дә остарак һәм хәйләкәррәк икәнен истә тотып, уңга-сулга гына түгел, артка-алга да күз салырга, игътибарлы һәм уяу булырга кирәклеген онытмыйк. Бу хакта безне хокук саклау органнары һәрдаим искәртеп торалар.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев