Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялган салым инспекторларын тотканнар

Чаллыда үзләрен салым инспекторлары итеп күрсәткән ике ир кешене тоткарлаганар. Алар ның берсеә 35 , икенчесенә 36 яшь. Бу ир-атлар күрше Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнәләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бу ике кеше кибеткә килеп үзләрен салым идарәсе инспекторлары дип танытканнар. Алар янәсе...

Чаллыда үзләрен салым инспекторлары итеп күрсәткән ике ир кешене тоткарлаганар. Алар ның берсеә 35 , икенчесенә 36 яшь. Бу ир-атлар күрше Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнәләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бу ике кеше кибеткә килеп үзләрен салым идарәсе инспекторлары дип танытканнар. Алар янәсе планнан тыш тикшерүләр үткәрәләр икән.Сатучыдан сәүдә ноктасы хуҗасының телефон номерын сорап алып, аңа шалтыратып сөйләшкән кебек кыланалар. Шуннан соң кибет хуҗасы рөхсәте итте, дип сатучыдан 33 мең сум акча алалар. Сатучы әлбәттә аларга ышана.

Тоткарланучылар үз гаепләрен таныганнар. Аларны сак астына алганнар. Хәзер ялган салым инспекторларының бөтен Россия териториясендә тагын нинди алдап акча үзләштерүләре тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X