Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Ялгандыр, уйдырмадыр, дип уйладым" - татарның иң данлыклы батырында коронавирус?

Татарның иң данлыклы батырларының берсендә коронавирус табылырга тора. Вируска тест тапшырган, әлеге төгәл нәтиҗәсе юк. Ильяс Галимов турында сүзем.

Бар да Самарага барып кайтканнан соң башлана. "Мондый хәлнең минем белән булганы юк иде әле. Иптәшем белән дустыбызның туган көненә барып кайткан идек. Аңарда да, миндә дә бер үк сиптомнар. Үтереп баш авырта, температура 39дан төшми, диареа азаплый. Тән, әйтерсең лә, кыйнап ташлаганнар диярсең, сындыра", диде Ильяс "ШК" хәбәрчесенә.

- Коронавирус дигән әйбергә бик шикләнеп карадым. Ялгандыр, уйдырмадыр, дип уйладым. Кызганыч, дөрес хәл икән. Гомеремдә әллә ничә тапкыр чирләдем, ләкин мондый хәлнең булганы юк иде. Кызганыч, җиңел карашым аркасында, үзем дә чирлим, хатын да, балалар да чирли хәзер. Гөнаһ шомлыгына каршы, ичмасам, авылга да, әни янына да кайтып килгән идем. Бүгенге көндә үзем инфекцион хастаханәдә ятам. Система куялар, дарулар бирәләр... Гафу, Радик, башка сөйләшә алмыйм, хәлем бетте. Ләкин бар кешегә шуны әйтергә телим: коронавирус дигән әйбергә җиңел карамагыз икән. Сау-сәламәт булып яшәүгә ни җитә, - дип сөйләде безгә Ильяс Галимов.

Тизрәк терелергә язсын, Ильяс! Авырмагыз, дуслар!

Фото: http://nashcheremshan.ru/ 

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев