Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялгыш адым ясамагыз!

Шәһәрдәшләр ел саен социаль хезмәтләр җыелмасына хокукларын яңарталар. Дөресрәге, пенсия фондының җирле бүлекчәләрендә бу автомат рәвештә башкарыла. Әлеге хезмәтләр һәм медикаментлардан баш тартырга уйласаң, 2014 елның 1 октябренә кадәр пенсия фондына гариза язарга кирәк. Тик Чаллының сәламәтлек саклау учреждениеләре ташламаларга ия булган шәһәрдәшләрне мондый адымны ясамаска чакыралар. "Кайбер вакытта даруханәләрдә...

Шәһәрдәшләр ел саен социаль хезмәтләр җыелмасына хокукларын яңарталар.

Дөресрәге, пенсия фондының җирле бүлекчәләрендә бу автомат рәвештә башкарыла. Әлеге хезмәтләр һәм медикаментлардан баш тартырга уйласаң, 2014 елның 1 октябренә кадәр пенсия фондына гариза язарга кирәк. Тик Чаллының сәламәтлек саклау учреждениеләре ташламаларга ия булган шәһәрдәшләрне мондый адымны ясамаска чакыралар. "Кайбер вакытта даруханәләрдә авыруга кирәкле дарулар булмый. Бу эшне закон нигезендә көйләргә туры килә. Кайбер авырулар, сабырлыклары бетеп, соцпакеттан баш тарталар да, күпмедер вакыттан соң безгә елап киләләр. Кызганычка каршы, бик теләсәң дә, булышып булмый. Дарулар кыйммәт, ә социаль пакеттан файдаланучылар дәүләт хисабына ел буе бушлай медикаментлар алалар. Бу ярдәмгә катлаулы, хроник чирләр белән авыручылар өметләнә ала. Берничә мисал китерү аларны ялгыш адым ясаудан коткарыр, дип уйлыйм. Мәсәлән, социаль пакеттан баш тарткан яман шешле кешеләргә елына уртача 1 299 000 сум акча кирәк. Бу акчаны аның гаиләсе кайдан ала? Әрнү, сызланулар белән иза чиккән кешене карау болай да авыр. Ул соцпакеттан да баш тартса?! Төрле дәрәҗәдәге шикәр чире, эндокринологик авырулар белән җәфаланучылар соцпакет ярдәмендә, табиб рецепты буенча елга 35 683-683 241 сумлык дару алалар. Бронхиаль астма белән авыручыларга - 28 088 сум, психик авыруларга 6 672-206 088 сум акча кирәк. Күрәсез, кечкенә саннар түгел. Шуңа күрә шәһәрдәшләребез дәүләт ярдәменнән баш тартмасыннар иде. Авыруларга дарусыз яшәү бик авыр", - ди 4нче шифаханәнең баш табибы Лилия Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X