Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялгыш диагноз чәчәктәй гомерне куркыныч астына куя

Лилия Нуруллинаның авыруы турында язган идек инде.

Аңа ялгыш диагноз куелып, табиблар әлеге ханымның чәчәктәй гомерен куркыныч астына куйганнар. Йомшак тукымалар саркомы - Лилиянең диагнозы шулай яңгырый. Бу үлемгә китерүче чир.

Ә Лилиянең бик тә, бик тә яшисе килә. Хәзер инде аңа безнең илдә бер клиника да ярдәм итәргә теләми.

Бәхеткә, Лилиягә Төркиядә ярдәм итәргә алынганнар. Кечкенә кызы Эльза, ире Илназ, әти-әниләре аның тормышы өчен көрәшә. Әмма мондый очракларда матди ярдәм гаилә күтәрә алырдай булмый шул. Нуруллиннар гаиләсе дә изге күңелле, ярдәмчел кешеләрдән булышуларын үтенә.

Эльза әнисез калырга тиеш түгел! Ана кеше баласының үлемен күрергә тиеш түгел! Әйдәгез, әлеге ханымга бергәләп ярдәм итик. Вакыт бик аз. 26 октябрьга кадәр 3 миллионнан артык акча кирәк. Изгелек җирдә ятмый. Бер булышу - мең бәладән йолып кала, шуны онытмыйк. 

Реквизитлар:

Сбербанк: 4279 6200 2933 6808 Нуруллин Ильназ Ильясович (муж) 

Сбербанк: 5469 6200 1547 4701 Камалова Рамзия Иглямовна (Мама) 

ВТБ: 4714 8700 8826 4655 

Киви кошелёк: 8 962 561 35 36

 

Вконтакте сайтында Лилия Нуруллинага ярдәм итү төркеме: https://vk.com/club170909022

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев