Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялларда кая барырга?

7 декабрьдә Кремль яры буенда яңа ел ярминкәсе ачылды.

Үзәк чыршы янында төрле сувенирлар, бүләкләр, тәм-томнар сатыла торган ызбалар эшли башлаячак. Кыш көне Кремль яр буе бер әкияти гүзәл урынга әйләнә.

Меңләгән ут, төрле төсле гирляндалар, бәйрәм мохите, музыка, балалар тавышы... Тиздән биредәге Әкият шәһәрчеге, иң озын шугалак та тулы көченә эшли башлаячак. Татарстан тарихы музеенда сирәк очрый торган хайваннарны, гадәти булмаган табигать күренешләрен күрергә мөмкин. Биредә Россиядәге иң борынгылардан саналган Әстерхан биосфера тыюлыгының  100 еллыгына багышланган фотокүргәзмә оештырылган. Күргәзмә 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Үзебезнең Казан зоопаркы да бу атнада 212 еллыгын билгеләп үтә. 8 декабрьдә бу уңайдан анда бәйрәм уздырырга җыеналар. 

«Горки парк» сәүдә үзәгендә 7 декабрьдә баллы кәнфитләр иленә сәяхәткә барырга мөмкин. Монда интерактив квест, шарлар шоуы, башка күп кенә кызыклы уеннар көтелә. Ялларыбыз имин, тыныч узсын.

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/yallarda-kaya-baryrga111

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев