Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яман шеше авыруын җиңәбез!

Татарстан Республикасының "Рак победим" Иҗтимагый оешмасы РФ Президентының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү өчен бирелүче грантлар бәйгесендә җиңүгә иреште. Грант акчалары Чаллыдагы "Второе дыхание" Социаль-психологик ярдәм үзәгендә ракка каршы программаны тормышка ашыру өчен тотылачак. 2017 елның башына биредә әлеге куркыныч диагноз куелган 15000 нән артык исәптә торган. Проект онкология белән авыручы...

Татарстан Республикасының "Рак победим" Иҗтимагый оешмасы РФ Президентының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү өчен бирелүче грантлар бәйгесендә җиңүгә иреште.

Грант акчалары Чаллыдагы "Второе дыхание" Социаль-психологик ярдәм үзәгендә ракка каршы программаны тормышка ашыру өчен тотылачак. 2017 елның башына биредә әлеге куркыныч диагноз куелган 15000 нән артык исәптә торган.

Проект онкология белән авыручы кешеләрнең социаль актив чорын озайтуны күздә тота. Аның кысаларында белгечләрнең индивидуаль консультацияләре, авырулар һәм аларның якыннары белән төркемләп эшләү, онкоавыруларны яклау төркемнәре оештыру, иҗади остаханәләр булдыру кебек эшлэр каралган. Бу эшләргә авырудан тулысынча дәваланган элеккеге пациентлар да җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев