Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яманнан ерак булыйк

Татарстан һәм Россия хөкүмәтләре сыйфатсыз спиртлы эчемлекләрне сәүдә челтәрләренә чыгармауның төрле юлларын эзли. Быел ЕГАИС системасы гамәлгә керде. Шуңа да карамастан, сыйфатсыз аракы яисә "фунфуриклар" эчеп агуланучылар кимеми. Статистика мәгълүматлары буенча, 2016 ел башыннан Чаллыда 14 кеше агуланган, 4есенең гомере өзелгән. Шунысы кызганыч, зыян күрүчеләр арасында 3 балигъ булмаган бала...

Татарстан һәм Россия хөкүмәтләре сыйфатсыз спиртлы эчемлекләрне сәүдә челтәрләренә чыгармауның төрле юлларын эзли. Быел ЕГАИС системасы гамәлгә керде. Шуңа да карамастан, сыйфатсыз аракы яисә "фунфуриклар" эчеп агуланучылар кимеми. Статистика мәгълүматлары буенча, 2016 ел башыннан Чаллыда 14 кеше агуланган, 4есенең гомере өзелгән. Шунысы кызганыч, зыян күрүчеләр арасында 3 балигъ булмаган бала да бар.

Роспотребнадзорның Чаллы идарәсе белгечләре әйтүенчә, бу күрсәткеч шәһәребездә артуга таба бара. Мәсәлән, 2014 елда - 148, 2015 елда 151 кеше агуланган, 40ы үлгән. Гадәттә хроник алкоголиклар зыян күрә.

Күптән түгел булган рейд барышында ЗЯБ бистәсендәге бер кибеттән 405 шешә сыйфатсыз эчемлек алынган. Ел башыннан лицензиясез алкоголь продукциясе саткан 17 кеше ачыкланган. Моннан тыш, тиешсез вакытта исерткеч эчемлекләр сатучы 17 эшмәкәр җаваплылыкка тартылган.

Чаллының эре сәүдә үзәкләрендә лицензияле спиртлы эчемлекләр генә сатыла. "Безнең эшчәнлекне тикшерү органнары даими контрольдә тота. Кануннарны бозарга кыймыйбыз, андый теләк тә юк", - ди сатучы Гүзәлия Фатыйхова. Аның каравы, җир асты кичүләрендә составында спирт булган теләсә нинди сыеклыкны табарга була. Дөрес, хәзер җир асты юлларындагы, тукталышлардагы 27 павильон юк ителгән. Эшмәкәрләр моңа каршы булса да, шәһәрдәшләр җитәкчеләрнең бу адымын хуплый.

Гөлсәрия Абдуллина, табибә:

- Медицина хезмәткәре буларак, шәһәрдәшләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырам. Сәламәтлегегез дә ныгыр, акчагыз да янга калыр. Спорт залларына бару, саф һавада йөрү тормышка дәрт уята. Бәйрәмнәрдә исә спиртлы эчемлекләрне чама белән генә яисә бөтенләй кулланмаска кирәк. Дуслар, туганнар белән чәй өстәле артында да җырлап, күңел ачып утырырга була бит.

Рабига Сафина, пенсионер:

- "Фанфуриклар", начар сыйфатлы спиртлы эчемлек сатучылардан штраф түләтергә кирәк. Алардан очсызлы аракы алып эчүчеләр шәһәр урамнарын ямьсезли, гаиләләрнең тынычлыгы бетә, ятим балалар арта. Тукталышларны чистарткан өчен җитәкчеләргә рәхмәт.

Галия Әхмәтова, тәрбияче:

- Хәлемнән килсә, мин спиртлы эчемлекләр сатуны бөтенләй тыяр идем. Даими эчеп йөрүчеләрне дәвалау-профилактика учреждениесенә урнаштырып, бушка эшләтергә кирәк. Һич югы гаиләсе тынычлап торыр. Гомумән алганда, мин теләсә нәрсә эчеп, агуланып үлгән кешеләрне жәлләмим, чөнки алардан беркемгә дә файда юк.

Салихҗан Гамиров, шофер:

- Элегрәк рейстан кайткач, салып куя идем. Хәзер бөтенләй эчмим. Шулкадәр рәхәт. Ул аракыдан бер файда да юк бит. Белә торып, күпләр үз акчаларына чир сатып алалар. Махмырдан үлгән кешеләр дә бар бит. Яманнан ерак булырга кирәк. Үләнле чәйләр, соклар эчәргә кирәк, алар сәламәтлекне ныгыта, гомерне озынайта.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев