Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ямаш Игәнәйне искә алдылар

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрь Ямаш Игәнәйне искә алу кичәсе узды. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде. "Хәзинәләр иленнән" дип аталган кичәне әлеге китапханәдә оештырылган әдәбият музее хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина әзерләде һәм алып барды. Сарман районының Ләке авылында туган Ананий Малов татар...

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрь Ямаш Игәнәйне искә алу кичәсе узды. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде. "Хәзинәләр иленнән" дип аталган кичәне әлеге китапханәдә оештырылган әдәбият музее хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина әзерләде һәм алып барды. Сарман районының Ләке авылында туган Ананий Малов татар әдәбиятына Ямаш Игәнәй исеме белән килеп керә. Алтмыш яшен дә тутырмыйча бакыйлыкка күчсә дә, кыска гына иҗади гомерендә үз тавышын, үз аһәңен ишеттерә. Чаллы шәһәренә 1978 елда Мамадыш һәм Баулы район газеталарында журналист буларак каләм чарлагач килеп төшкән Ямаш Игәнәй "Кама таңнары", "Чулман-Идел" (хәзерге "Шәһри Чаллы") газеталарында, "Аргамак" журналында эшли.1997 елда "Һай бу адәмнәрнең кыйланмышы" исемле шигырьләр циклы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә лаек була. Ямаш Игәнәй олылар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итә. "Шатлык" балалар бакчасыннан килгән нәниләр аның балалар өчен язган шигырьләрен бик самими, ихлас сөйләп, кичәгә эчкерсез рух өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев