Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ян­гын сүн­де­рү ав­то­мо­би­ле­нә юл би­ре­гез!

Ут-ма­я­гын җе­мел­дә­теп, та­выш-сиг­нал би­реп ки­лү­че мах­сус ма­ши­на якы­най­ган­да, юл­да бул­ган бар­лык тран­с­порт ча­ра­ла­ры да, ан­дый­лар­ны тот­кар­лык­сыз уз­ды­рып җи­бә­рү өчен чит­кә тай­пы­лып, юл би­рер­гә ти­еш. Мах­сус ма­ши­на­лар­га ашы­гыч хез­мәт­ләр­дән: ашы­гыч ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү, ян­гын сүн­де­рү, по­ли­ция эки­паж­ла­ры ке­рә. Нәкъ ме­нә алар­ның хә­рә­кәт итү тиз­ле­ге ке­ше го­ме­рен кот­ка­рып ка­лу­га ту­ры­дан-ту­ры бәй­ле.

Кыз­га­ныч­ка кар­шы, кем­нең­дер ча­кы­руы бу­ен­ча ашы­гып ба­ру­чы мах­сус тран­с­порт­ка юл би­рү­не үзе­нең на­мус ва­зи­фа­сы дип са­на­мау­чы ма­ши­на ху­җа­ла­ры да бар. Нә­ти­җә­дә - ян­гын сүн­де­рү­че­ләр­нең ут чык­кан объ­ект­ка тиз ва­кыт­та ба­рып җи­тә ал­мый­ча, га­дәт­тән тыш хәл­дә - бә­ла­дә кал­ган ке­ше­ләр­не кот­ка­рыр­га өл­ге­рә ал­мау оч­рак­ла­ры да бу­ла.
Ян­гын сүн­де­рү­че­ләр­гә еш кы­на та­гын бер кар­шы­лык бе­лән оч­ра­шыр­га да ту­ры ки­лә. Бу - шә­һәр урам­на­рын­да, йорт ише­гал­ла­ры­на ке­рә тор­ган җир­ләр­дә ма­ши­на­лар­ның мах­сус тран­с­порт үтеп ке­рә ал­мас­лык итеп ку­е­луы. Шәх­си ма­ши­на­лар­ның күп­ле­ге һәм тәр­тип­сез ку­е­луы сә­бәп­ле, ян­гын сүн­де­рү ма­ши­на­ла­ры алар ара­сын­на бик әк­рен уза, ә бу исә бик тә ка­дер­ле бул­ган са­нау­лы ми­нут­лар­ның юга­лу­ы­на ки­те­рә. Ав­то­цис­тер­на­ны әле ян­гын чык­кан урын­нан чит­кә­рәк кую мөм­кин, ә ме­нә юга­ры кат­лар­га кү­тә­ре­лер өчен ку­е­ла тор­ган бас­кыч­лар­ны ти­еш­ле урын­га кую, ка­гый­дә бу­ла­рак, бик авыр­га ту­ры ки­лә, чөн­ки ул җи­һаз­ны кую өчен бер­ка­дәр мәй­дан буш бу­лыр­га ти­еш. Шу­лай итеп, бә­ла­гә та­ры­ган ке­ше­ләр­не кот­ка­ру мөм­кин­ле­ге дә чик­лә­нә, ә кай­ва­кыт­та бө­тен­ләй юк­ка чы­га.
Рос­сия Га­дәт­тән тыш хәл­ләр ми­нис­тр­лы­гы ав­то­мо­би­лист­лар­ның ян­гын сүн­де­рү ма­ши­на­ла­ры­ның йө­рү­е­нә һәм алар­ны үт­кә­рү тәр­ти­бе­нә ка­гы­лыш­лы ка­гый­дә­ләр­гә ае­ру­ча игъ­ти­бар би­рү­ен үте­нә:
- күр­сә­тел­гән мах­сус сиг­нал­ла­ры эш­ләп тор­ган ма­ши­на­лар якын­лаш­кан­да, баш­ка ма­ши­на­лар­ның руль ар­тын­да­гы­лар әле­ге тран­с­порт­ның кар­шы­лык­сыз үтеп ки­тү­ен тә­э­мин итәр­лек итеп, юл би­рер­гә ти­еш­ләр;
- әле­ге тран­с­порт ча­ра­ла­рын узып ки­тәр­гә ты­ры­шу ты­е­ла;
- сиг­нал - ма­я­гын җе­мел­дә­теп, тук­тап тор­ган тран­с­порт ча­ра­сы яны­на якын­лаш­кан­да, ма­ши­на йөр­тү­че, ки­рәк оч­рак­та ки­чек­мәс­тән тук­тап ка­лу мөм­кин бул­сын өчен, тиз­лек­не ки­ме­тер­гә ти­еш.

 

Хөр­мәт­ле ав­то­мо­биль ху­җа­ла­ры! Юл­лар­да игъ­ти­бар­лы бу­лы­гыз! Ма­ши­на­гыз­ны кая ку­еп кал­ды­ру мәсь­ә­лә­се­нә ае­ру­ча игъ­ти­бар­лы бу­лы­гыз - ул узып ба­ра тор­ган баш­ка тран­с­порт ча­ра­ла­ры­на ко­ма­чау итәр­лек, подъ­езд юл­ла­рын то­ма­лап то­рыр­лык бу­лыр­га ти­еш тү­гел.
Ашы­гыч яр­дәм­нең һәр­кем­гә ки­рәк бу­луы их­ти­мал. Ке­ше­ләр­нең ва­ем­сыз­лы­гы ар­ка­сын­да баш­ка­лар мөм­кин бул­ган яр­дәм­нән мәх­рүм кал­ма­сын иде!

 

Кор­ба­нов А. Р.
Яр Чал­лы шә­һә­ре Ав­то­за­вод ра­йо­ны бу­ен­ча кү­зәт­че­лек эш­чән­ле­ге һәм про­фи­лак­тик эш бү­ле­ге­нең өл­кән ин­с­пек­то­ры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару