Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Японияда татар теле укытыла башлаган

Курс япон телендә алып барыла, аңа егермеләп студент язылган.

Токионың чит телләр университетында татар теле курсы укытыла башлады. Моның турында  укыта торган аспирант Юто Хишияма сөйләде.

Курс "Topics in World Languages: Tatar" (Дөнья телләренә кереш: татар теле) дип атала. Ул япон телендә алып барыла, курска якынча 20 студент язылган. "Аларның күбесе урыс телен яки башка төрки телләрен өйрәнүчеләр. Курсның максаты – студентларны татар теле һәм татар дөньясы белән таныштыру", диде Хишияма.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле курс хәзерге вакытта онлайн алып барыла. Аның алга таба да дәвам итүе әлегә билгеле түгел. "Популяр булып китсә, яки Татарстаннан ярдәм булса, дәвамлы булыр дип өметләнәм", ди курс лекторы.

Юто Хишияма сүзләренчә, татар теле курсы аның фәнни җитәкчесе Синдзиро Кадзама тырышлыгы белән ачылды. Университетта төрле телләр укытыла, җитәкчелек моңа ачык карый. Уку йортында мари теле курсы да бар, ди Хишияма.

Хәзерге вакытта Юто Хишияма татар телен белгән башка япон яше Мидзуки Сакурама белән япон телендә язылган татар теле дәреслеген төзиләр. Курс програмы аның нигезендә алып барыла. Моннан тыш 2017 елда нәшер ителгән Tatarstan Fanbook китабы да файдаланыла.

 

фото ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф