Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы депутатлары хокук тәртибен саклау буенча участок һәм җәмәгать пунктлары эшен карап тикшерделәр

Шәһәр Хакимиятендә регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы үтте.

Шәһәр Хакимиятендә регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы үтте. Депутатлар Яр Чаллы шәһәренең полиция участок вәкаләтлеләре, студентлар берләшмәләре, халык дружиналары һәм хокук тәртибен саклау буенча җәмәгать пунктларының эшен карап тикшерделәр. 

Доклад белән Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Валерий Красников чыгыш ясады. Докладтан күренгәнчә, хокук сагында торучылар 9 айда 3 732 административ хокук бозу очрагын ачыклаганнар, 282 җинаятьне ачканнар. Территориаль бүлекләргә гражданнардан 78 550 мөрәҗәгать кергән. Спикер сүзләренә караганда, шәһәрдә социаль мошенниклык очраклары арта.

«Заманча цифрлы технологияләр үсешенә бәйле рәвештә мошенниклыкның яңа төре – социаль мошенниклык барлыкка килде. Мобиль элемтә, электрон почта, социаль челтәрләр, интернет-банкинг һәм башка цифрлы сервислар һәм технологияләр мошенникларга гражданнарны алдарга зур мөмкинлекләр бирә», - диде Валерий Красников.

Алкоголизмны профилактикалау, җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү чараларында полиция участок вәкаләтлеләренә иҗтимагый берләшмәләр, ирекле халык дружиналары, форпост һәм башкалар булышлык күрсәтә. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 143 халык дружинасы бар, анда 1967 кеше исәпләнә. Алар торак массивларында патрульлек итәләр, административ хокук бозучыларны тоткарлауда ярдәм күрсәтәләр. Шәһәрдә шулай ук 2001 елдан яшьләрнең «Форпост» хокук саклау хәрәкәте эшләп килә. 

 

 

«Форпост» ирекле хокук саклау хәрәкәтендә катнашучыларның гомуми саны 3005 кеше, шуларның 410ы – студентлар, 939 ы – укучылар, 1627 се – эшләүче яшьләр. Алар хокук саклау органнары белән берлектә тәмәке һәм алкоголь сату очракларын һәм балигъ булмаган яшьтәге үсмерләрнең спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр куллануларын ачыклау, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча рейдларда катнашалар», - дип билгеләп үтте Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.

Утырыш ахырында комиссия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә Башкарма комитет белән берлектә яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле җинаятьләрне кисәтү һәм алкоголь сатучы сәүдә объектларын ачыклау буенча эшне дәвам итүне, шулай ук җәмәгать урыннарында халыкның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрүне йөкләде.

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38379

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X