Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты Кытай-Россия югары педагогия уку йортлары Союзында катнашучылар арасына керде

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты Кытай-Россия югары педагогия уку йортлары Союзында катнашучылар арасына керде.

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты Кытай-Россия югары педагогия уку йортлары Союзында катнашучылар арасына керде. Бу көннәрдә Пекин педагогия университеты базасында уза торган «Киләчәкнең мәгарифе һәм мәгарифнең киләчәге» педагогик белем бирү форумында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәровага шундый исемдәге таныклык тапшырылды.

Форумда катнашучылар алдында фикер алышу өчен төп тема булып педагогик белем бирүне үстерү проблемалары тора. Спикерлар һәм катнашучылар сыйфатында Россия һәм Кытай югары уку йортларының мәгариф өлкәсендәге экспертлары чыгыш ясый. Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры форумның беренче көнендә ректорларның "түгәрәк өстәл" кысаларында чыгыш ясады, ул университет үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде. 

Педагогик белем бирү Кытай-Россия форумы 21 июньдә тәмамланачак. 

 

http://nabchelny.ru/news/36985

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев