Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы кешесе таныш булмаган шәфкать туташының банк картасыннан акча урлаган

Банк картасын ул урамда тапкан.

Яр Чаллыда 51 яшьлек шәфкать туташы банк картасын югалткан һәм ни өчендер аны блоклап куймаган.
"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, банк картасын 32 яшьлек ир-ат тапкан. Аны хуҗасына кайтарасы урында, ул 31 июльдә дүрт сәгать дәвамында кибетләрдә йөреп, төрле әйберләр сатып алган. Соңрак аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.
Зыян күләме 10 мең сум тәшкил иткән. Ир-ат китергән зыянны тулысынча түләгән. Бу судта йомшарткыч хәл булып торачак.  
Әлеге факт буенча 158 маддәсенең 3 өлеше "г" пункты "Урлау" буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән булган.

Фото: news.myseldon.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал урлау