Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы коткаручылары укыту узды

Яр Чаллы Башкарма комитеты каршындагы халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге тарафыннан, җәйге коену сезонына әзерлек һәм халык күпләп ял итә торган урыннар буенча чаралар планы нигезендә, «Навигатор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында коткаручыларны укыту уздырылды.

 Кама елгасы яр буенда пляжлар һәм ял итү урыннарын ачу планлаштырыла торган биш төрле оешмадан барлыгы 32 коткаручы укытылды.

 

 

 

 

 

Матрос-коткаручыларны әзерләү программасы теоретик әзерлекне дә, коткару җиһазлары белән күнегүләрне гамәли башкаруны да үз эченә алды. 

 

 

Шулай ук һәр коткаручы суда зыян күрүчегә махсус тренажер-манекен кулланып беренче ярдәм күрсәтү буенча практикада зачетлар тапшырды. Дәресләрне "Коткаручыларны әзерләү" укыту үзәге өстәмә һөнәри белем бирү автоном учреждениесенең профессиональ коткаручылары үткәрде. Барлык укучылар да зачетларны уңышлы тапшырдылар, пляжларда һәм шәһәр халкы күпләп ял итә торган урыннарда эшләргә рөхсәтләр алдылар.

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев