Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы мәгариф учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру турында фикер алыштылар

Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия Яр Чаллы педагогика университетында чираттагы утырышын үткәрде. Фикер алышуның темасы – мәгариф учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру.

Университет ректоры, Шәһәр Советы депутаты Әлфинур Галиәкбәрова хезмәттәшләре өчен таныштыру экскурсиясе үткәрде, университет базасында мәктәп укучыларына иртә һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру мөмкинлекләре турында сөйләде.  
Утырыш барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Яр Чаллыда һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру мәсьәләләренә җитди игътибар бирелүен хәбәр итте. Узган уку елында бу эшкә 74 белем бирү оешмасыннан 47 меңнән артык кеше – 1-11 сыйныф укучылары җәлеп ителгән. Алар шәһәр оешмалары һәм предприятиеләрендә: «КАМАЗ» ААҖ бүлекчәләрендә, төзелеш, машина төзелеше, җәмәгать туклануы һәм аның җитештерү предприятиеләрендә, Эчке эшләр идарәсендә, ТЭЦ, югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә, ресурс үзәкләрендә булдылар. Төрле һөнәр вәкилләре белән 933 очрашу оештырылды һәм үткәрелде, заманча таләпләрне һәм ихтыяҗларны исәпкә алып, медицина, инженер-техник һәм хәрби белгечлекләргә аерым игътибар бирелде.  
Рамил Хәлимов ассызыклаганча, мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыруда зур эш «КАМАЗ» ААҖ белән берлектә алып барыла. Шәһәрнең барлык мәктәпләре дә КАМАЗ бүлекчәләре һәм оешмалары шефлыгына алынды. Инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, заводта эшләргә теләүче яшьләрне җәлеп итү максатыннан, мәктәпләрдә «КАМАЗ» ААҖ һөнәре буенча иң яхшы белгечләрдән мастер-класслар, КАМАЗ көннәре, КАМАЗ вәкилләре белән сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
Фикер алышу барышында мәктәпләрдә психологик-педагогик сыйныфлар булдыру, укучыларны һөнәри сынауларга актив җәлеп итү кирәклегенә игътибар бирелде.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу