Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы мәктәпләрендә «Аңлы укытучы»ны сайлыйлар

Чаллы укучылары һәм аларның әти-әниләре «Аңлы укытучы»ны сайлыйлар. Һәр мәктәптә үзенең «Аңлы укытучы»сы булачак. 30 нчы мәктәптә бу исемгә икенче ел рәттән туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлнара Әминова лаек.

Педагогның стажы инде 20 ел тәшкил итә, биредә укытучы мәктәп ачылганнан бирле - 2016 елдан эшли.
«Балалар укытучыларга мөрәҗәгать итергә курыкмасын өчен, мин аларны аңларга телим, алар белән бер дәрәҗәдә булырга тырышам. Әйтик, авыр өй эше булса, мин аларга эшләмәскә рөхсәт итәм, аннары сыйныфта без аны бергәләп җентекләп башкарабыз», – дип сөйли Гөлнара Әминова.
Гөлнара Әминованың укучылары - беренче сыйныфтан җиденче сыйныфка кадәр укучылар. Ул татар һәм рус теленнән дәресләр үткәрә. Укучылар билгеләп үткәнчә, аңлы укытучы ике телне дә кызыклы өйрәтә.
«Башлангыч мәктәптә уен формасыннан башка бер генә дәрес тә узмаячак: һичшиксез уенчык, курчак күрсәтергә кирәк. Балаларга «Син - иң акыллы» дисәң, балага тел авыр бирелүгә карамастан, ул тырыша башлый», - дип билгеләп үтә аңлы укытучы.  
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел мәктәп этабында җиңүчеләр автомат рәвештә шәһәр конкурсында җиңүчеләр булалар.
Шәһәрдә барлыгы 68 аңлы укытучы сайланачак. Бәйгедә кемнәр катнашканын мәктәп сайтларында һәм аларның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында белергә мөмкин.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев