Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша

Быел төзүчеләр биш объектта эшли: 68 нче мәктәп («Спецпокрытие» ҖЧҖ), 89 нчы башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы, 46 нчы мәктәп, 86 нчы «Өмет» интернат-мәктәбе, 69 нчы мәктәп. Ремонт эшләре ахырына якынлаша.

Моннан тыш, Чулман проспекты һәм «Замелекесье» торак районының 25 микрорайонында ике мәктәп төзелеше тиз темплар белән бара.
Бүген 68 нче һәм 89 нчы мәктәпләрдә бизәү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен һәм бәдрәфләрне ремонтлау, түбә ябу, территорияне төзекләндерү эшләре бара.
46 нчы мәктәптә спорт залының идәнен урнаштыру эшләре бара. Азык-төлек блогын ремонтлау, инженерлык челтәрләрен монтажлау, диварларны буяу, җиһазлар белән тәэмин итү эшләре дәвам итә.
86 нчы «Өмет» интернат-мәктәбендә янгын баскычларын монтажлау бара, 69 нчы мәктәптә тышкы суүткәргеч ремонтлана.
Яңа уку елына кадәр төзүчеләр барлык ремонт эшләрен төгәлләячәкләр һәм тирә-юньне төзекләндерәчәкләр.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш

2
X