Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы Россия моношәһәрләре арасында лидер булып танылды

Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Яр Чаллы шәһәрен алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшчәнлеге кысаларында иң күп эш урыннары булдырган моношәһәр буларак билгеләп үттеләр.

Бу хакта моношәһәрләрдә милли проектларны закон белән тәэмин итүгә һәм гамәлгә ашыруга багышланган парламент тыңлауларында РФ икътисад министры урынбасары Вадим Живулин хәбәр итте.
Тыңлауларда Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов, моношәһәрләр фонды җитәкчесе Ирина Макиева, Дәүләт Думасы депутатлары, федераль министрлыклар вәкилләре, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнаша.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш терриориясе гамәлдә булган вакытта 3500гә якын эш урыны булдырылган. Хәзер автокалада 45 предприятие эшли, шуларның 21е 2018 елда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшли башлады.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35721

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев