Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы Сабан туе - 2019: бәйрәм программасы

Бу атнада Яр Чаллы шәһәрендә Сабан туе милли бәйрәме узачак.

Чаралар 14 июньдә 11:00 сәгатьтә шәһәр ипподромы территориясендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бәйрәм программасы белән башланып китәчәк. Программада – концерт программасы, халык уеннары, спорт ярышлары. Бәйрәмнең кульминациясе булып милли көрәш буенча абсолют батырны билгеләү һәм бүләкләр тапшыру торачак.

16 июньдә Сабан туен  зурлап бәйрәм итү "Яр буе" паркы мәйданында һәм шәһәр ипподромы территориясендә узачак. Иртәнге сәгать уннан «Яр буе» паркында чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына күңел ачу программалары - яраткан әкият геройлары чыгышлары, татар дәүләт драма театры артистлары, "Семь морей" театры һәм Орган залы балалар театры катнашында балалар спектакльләре, шәһәрнең иң яхшы балалар коллективлары катнашында бәйрәм концерты, «Кояшлы мозаика» цирк программасы, интерактив мәйданчыклар һәм тематик фотозоналар эшли башлаячак. Мәйданда спорт ярышлары һәм халык уеннары 12:30да башлана. Татар-башкорт милли көрәше иң кызыклы һәм киеренке ярыш булып кала бирә. Иң көчле батырлар үзәк мәйданда быелгы Сабан туеның «абсолют батыр»ын билгеләү өчен очрашачак, ул традицион бүләк – тәкә алачак. Кичке концерт программасында "Күңел " радиостанциясе Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның," Казан егетләре" төркеме, Вадим Захаров, Илнур Коләхмәтов һәм Илсөя Бәдретдинованың чыгышлары көтелә. Бәйрәмнең махсус кунаклары - Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм Татарстан Республикасының халык артисты Гүзәл Уразова. Сабан туе 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

 

http://nabchelny.ru/news/36802

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев