Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы үсештә

Дүшәмбе киңәшмәсендә 2021 елның беренче ярытысында шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады.

Барлыгы 261,5 миллиард сумлык товар җитештерелгән. “КАМАЗ” ААҖ, С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятиесе, “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте һәм бюджет формалаштыручы башка предприятиеләр уңышлы эшли,  кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре җитештерүчәнлекне киметмәгән. 
20 гектар мәйданда “Үсеш” сәнәгать паркы төзелә. Резедент статусына тагын 10 компания дәгъва кыла. Шулай ук “Мастер” КИПының 7нче чираты төзелеп бетү алдында. Агымдагы елның беренче яртысында резидентлар саны 2,8%ка арткан, барлыгы 6,1 мең өстәмә эш урыны булдырылган. Резидентлар бюджетларга 8,8 млрд сум салым түләгән. 
Предприятиеләр инвестиция күләмен 20 миллиард сумга арттырган. “КАМАЗ” ААҖ 99 миллиард сумлык товар җитештергән.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев автогигантның генераль директоры Сергей Когогин белән очрашканнан соң: “2021 елны уңышлы тәмамларбыз дигән ышаныч бар”, - диде. 2021 елда предприятиеләр үсешкә 19,8 млрд сум акча тотканнар, бу узган елга караганда 9%ка артык. Предприятиеләр сәнәгать үсеше фондының ташламалы займнарын файдаланалар. Быел  фондтан инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен 600 миллион сум акча җәлеп ителгән. “ЦФ КАМА” ҖЧҖ К-5 сериясендәге йөк машинасы өчен комплектлау детальләре җитештерүне модернизацияли. Проект кысаларында “Траксон” сериясендәге  12 баскычлы автомат тапшырулар тартмасы  ясарга җыеналар. “Бу Россиядә көндәшлеккә сәләтле премиум класслы автомобильләр җитештерүгә мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләр күләме - 1,1 миллиард сум. Тагын 236 эш урыны булачак”, - дип билгеләп үтте Кропотова.
Шунысы куанычлы, кече һәм урта эшмәкәрлек уңышлы эшли. Ярты елда товар әйләнеше 4%ка артып, 122 миллиард сум тәшкил иткән. “Без кече эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итеп, шәһәрнең автогиганттан бәйлелеген киметәбез. Бүгенге көндә 24,2 мең кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре эшләрен уңышлы алып бара. Аларда 54 мең кеше эшли”, - диде мэр. 
Үзмәшгульләр 38%ка артып, 17 меңгә җиткән.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атналык киңәшмә