Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы шәһәре эшмәкәрләрнең «Минем бизнес» Бөтенроссия форумына кушылачак

24 октябрьдә Яр Чаллы ИТ-паркында реаль вакыт режимында эшмәкәрләрнең «Минем бизнес» Бөтенроссия форумыннан трансляция булачак.

24 октябрьдә Яр Чаллы ИТ-паркында реаль вакыт режимында эшмәкәрләрнең «Минем бизнес» Бөтенроссия форумыннан трансляция булачак. Әлеге чарада бөтен Кама аръягы эшмәкәрләре бергә җыелачак.

Форумның төп мәйданчыгы Казанның «Татнефть Арена»сында урнашачак. Трансляция барышында Яр Чаллыны турыдан-туры тоташтыру планлаштырыла. Форумның спикерлары: Россия спортчысы, Европа һәм дөнья чемпионы, танылган телевидение алып баручысы һәм бизнес-леди Ләйсән Утяшева,  RESTart Vasilchuk Brothers ресторан холдингы хуҗасы Алексей Васильчук, сөйләшүләр алып бару һәм шәхси сатулар буенча әйдәүче белгеч Сергей Азимов, коммуникация өлкәсе эксперты Илья Степанов, сатулар буенча әйдәүче эксперт, Hyper-Script.ru компаниясенә нигез салучы Настасья Белочкина һәм башкалар.

Чарада эшмәкәрләр үз эшеңне ачу, сату стратегиясен төзү, бизнесны масштаблырак итү, экспорт базарларына чыгу, предприятие идарәчесенең шәхси нәтиҗәлелеген күтәрү буенча практик рекомендацияләр алачаклар. Катнашучылар алдында Чаллы эшмәкәрләре дә чыгыш ясаячак. «Чаллы» шәхси ашыгыч ярдәменә нигез салучы Николай Зотов, «Биеклектә» баулы парклар челтәре учредителе Даниил Балтаче, «Я покупаю. Набережные Челны» модалы басмасының баш редакторы Жанна Дарина, CrossFit PIONEER клубы хуҗасы Эмиль Шәмсетдиновлар бизнес оештыруда үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Онлайн-трансляциягә теркәлүhttps://xn--90aifddrld7a.xn--p1ai/events/kazan сылтамасы буенча ачылган.

Форум нон-стоп режимында 12:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, төшке ашка һәм кофе-брейкка бүленмичә узачак.

 

 

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38391

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X