Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы шәһәренең ТОСЭР резидентлары тарафыннан 19,1 млрд сум инвестицияләнгән, 6100 эш урыны булдырылган

Алгарышлы социаль-икътисади үсеше территориясе эшчәнлеге нәтиҗәләрен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова җиткерде.

Ул билгеләп үткәнчә, ТОСЭР резидентлары шәһәр икътисадына сизелерлек өлеш кертә. Алар хәзер 38. Резидентлар тарафыннан 19,1 млрд сум инвестицияләнгән, 6100 эш урыны булдырылган. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча гомуми керем күләмендә резидентлар өлеше 9,3% тәшкил итә.
«Современные технологии» ҖЧҖ резиденты троллей шинопроводлары җитештерүне башлап җибәрде. Алар Россиядә пластиктан шина үткәргечләр җитештерүче бердәнбер предприятие, бу ил хөкүмәте тарафыннан импортны алыштыру сәясәтенә ярдәм итә.
«ЗаряД» компаниясе композит кәшәкәләренең яңа флагман модельләрен чыгарды. «Заряд»ның «Росатом» дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә аэрокосмик сәнәгатьтә кулланыла торган алдынгы технологияләр файдаланылды. Яңа UMATEX углеволокно куллану хисабына кәшәкәләр җиңел авырлыгы һәм ныклыгы белән аерылып торалар.
ТОСЭРның иң эре резиденты - Хайер кытай компаниясе-индустриаль парк территориясендә яңа производстволар булдыру буенча актив эш дәвам итә.
«Яр Чаллыда җитештерелгән» маркировкалы продукция экспорты арта. Аны дөньяның 20 илендә ТОСЭРның 8 резиденты гамәлгә ашыра.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, докладчы чыгышын шәрехләп, Яр Чаллы илдә беренчеләрдән булып ТОСЭР статусын алганлыгын искәртте.

«2016 елның гыйнварында без илдә беренчеләрдән булып бу статусны алдык . ТОСЭР статусын алу ягыннан гына түгел, ә эш нәтиҗәләре ягыннан да беренче булырга кирәк. Юлда 19 млрд сумнан артык инвестицияләр аунап ятмый, алты меңнән артык эш урынын да җиңел генә булдырып булмый. Бу безнең 5 ел эчендә уртак эшебез нәтиҗәсе. Безнең бурыч - ташламалы салым режимының гамәлдә булу чоры ахырына кадәр ун меңнән дә ким булмаган яңа эш урыны булдыру. Әлбәттә, бу йөкләмә үтәләчәк. Минем бу җәһәттән бернинди шигем дә юк. ТОСЭР яши, эшли һәм уңышлы тормышка ашырыла. Бу - ил җитәкчелеге, Россия Федерациясе Президенты, Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәме белән шундый синергетик нәтиҗә бирә торган яхшы корал. Без бүген диверсификация планында 9%тан артык. Бу - төяп җибәрүнең гомуми күләмендә продукция өлеше, ул автомобиль төзелеше белән бәйле түгел. Безнең бурыч - алга таба да бу өлешне арттыру», - диде Наил Мәһдиев.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атналык киңәшмә