Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы студентлары «Автосессия» тапшырачак

30 сентябрьдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы ДОСААФ җирле бүлеге базасында студентлар арасында «Автосессия – 2019» шәһәр конкурсы узачак

30 сентябрьдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы ДОСААФ җирле бүлеге базасында студентлар арасында «Автосессия – 2019» шәһәр конкурсы узачак. Анда шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы, «В»категорияле машина йөртүче таныклыгы булган студент-автомобильчеләре катнашачак. Ярышлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм автомобильне фигуралы йөртү буенча сынауны үз эченә алган берничә этапта узачак. Моннан тыш, «юл иминлеге – аварияләрсез хәрәкәт» темасына видеороликлар конкурсы да каралган.

 Конкурста җиңүче һәм призерларга дипломнар һәм призлар тапшырылачак, ә җиңүче октябрь башында Казанда узачак республика конкурсына җибәреләчәк. Катнашу өчен гаризаны 27 сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. 

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38071

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев