Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы студентлары һәм өлкән сыйныф укучылары интеллектуаль уенда катнаштылар

«РИСК» Бөтенроссия интеллектуаль уенының муниципаль этабын «Орион» яшьләр үзәгендә үткәрделәр.

 «РИСК» Бөтенроссия интеллектуаль уенының муниципаль этабын «Орион» яшьләр үзәгендә үткәрделәр. Уен үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылды. Уенның темасы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде һәм 3 этаптан торды. Катнашучылар татар халкының иҗаты, туган республикабыз тарихы һәм республика мәдәнияте белән ни дәрәҗәдә таныш булулары турында үз белемнәрен күрсәттеләр.

 

Уенда барлыгы алты команда көч сынашты: «К(и)ФУ» МЧИ, Техник көллият, КНИТУ-КАИ, НПК, 35 нче  мәктәпнең Җиңү волонтерлары отряды, Медицина көллияте. Уенда 30дан артык кеше катнашты.

 

 

Уен нәтиҗәләре буенча 3 урынны Техник көллият командасы, 2 урынны КНИТУ-КАИ («Алексей» иҗат берләшмәсе), 1 урынны Медицина көллияте алды. Җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38330

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев