Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы тарихына багышланган "50x50" фотокүргәзмәсе Габдулла Тукай исемендәге яр буена күчте

Габдулла Тукай исемендәге яр буенда шәһәр һәм КАМАЗ төзелешенә багышланган архив кадрларын чагылдырган "50х50" фотокүргәзмәсе урын алды.

50 уникаль тарихи фото тәкъдим ителгән гаҗәеп экспозиция күпер астында, җәяүлеләр йөрү зонасында урнаштырылды. Фотоларда Бөтенсоюз удар төзелешенең чишмә башында торучылар һәм үзенең героик хезмәте белән Кама буендагы ярты миллионлы шәһәрнең уңышлары һәм иминлеге өчен көрәшкән кешеләрнең йөзләрен күрергә мөмкин.
Ачык һавадагы күргәзмә 15 майга кадәр эшләячәк, аннары ул Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты бинасына күчәчәк. Моңа кадәр ул өч атна дәвамында Башкарма комитет бинасында урнашкан иде.
Шунысын да билгеләп үтик, күргәзмә өчен фотографияләр Яр Чаллы шәһәренең Тарихи-туган якны өйрәнү музее, КАМАЗ музее һәм Башкарма комитетның Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе тарафыннан әзерләнде. Күргәзмәнең генераль партнеры булып «Единство» газетасы тора, ул быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә.

 

http://nabchelny.ru/news/35983

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев