Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында «Театр, заман, тормыш...» күргәзмәсе ачылды

Бүген Чаллы татар дәүләт драма театры фойесында «Театр, заман, тормыш...» күргәзмәсе ачылды.

Ул татар драма театрының барлыкка килү тарихына багышланган. Күргәзмәдә сирәк экспонатлар - беренче афишалар, программалар, фоторәсемнәр, документлар, костюмнар коллекцияләре тәкъдим ителәчәк. Әлеге чарада фотозона оештырылачак. Экспозиция белән татар драма театры труппасы спектакльләренә килгән һәркем таныша алачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллы театр хәрәкәтенә 100 елдан артык. Спектакльләрнең беренче тәҗрибәсе инкыйлабка кадәрге елларда ук булган. Ул вакытта спектакльләрне шәһәрнең бай даирәләре генә карый алган. КамАЗ төзелеше елларында театр сәнгатен 1976 елда "Энергетик" мәдәният сарае каршында торгызганнар. Биредә халык театрына кабул итү башлана. Бу труппага төрле һөнәр ияләре - укытучылар, эшчеләр, пешекчеләр, тракторчылар һәм башкалар кергән. Тарихи-туган якны өйрәнү музее фондларында афишалар, альбомнар, фотолар һәм үзешчән театр коллективы турында документлар саклана.
Президент Владимир Путин Указы нигезендә 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Аның төп бурычлары илебезнең иң яхшы театр традицияләрен һәм казанышларын саклап калу һәм популярлаштыру, театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен төрле шәһәрләрдә яшәүче һәркем карый алырлык булу, театр эшен оештыруны камилләштерү һәм театр мәгарифе мәсьәләләренә игътибарны юнәлтү белән бәйле.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35741

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев