Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы тормыш сыйфаты иң югары булган шәһәрләр арасында

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты 2018 елда уздырылган Россия шәһәрләрендә халыкның тормыш сыйфатын тикшерүгә йомгак ясады.

Ел дәвамында илнең 78 шәһәрендә 250 меңнән артык кеше яшәгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре тормыш сыйфатын бәяләү нигезенә салынган. Моннан тыш, тормыш сыйфатын бәяләү өчен Росстатның рәсми статистикасы, шулай ук Россия шәһәрләрендә халык кәефе буенча башка мәгълүматлар кулланылды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы 23 урынга чыкты. Шәһәрләр түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнде: медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты, юл хуҗалыгы торышы, мәдәният һәм мәгариф үсеше, торак-коммуналь хуҗалык эше һәм торак төзелеше күләме, шәһәр хакимияте эшен бәяләү, халыкның яшәү өчен уңайлылыгын бәяләү, халыкның миграция кәефе һәм халыкның үз керемнәре дәрәҗәсен бәяләү.

 

 

http://nabchelny.ru/news/34539

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев