Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда "2019 елның иң яхшы яшелләндерүчесе" конкурсы старт ала

1 июньнән Яр Чаллыда "2019 елның иң яхшы яшелләндерүчесе" исеменә һөнәри осталык шәһәр конкурсы старт ала.

Анда гомуми файдаланудагы урыннарда яшел үсентеләрне булдыру, карап тотуны гамәлгә ашыручы оешмалар хезмәткәрләре катнаша ала. Конкурс ике этаптан тора: практик һәм теоретик. Гамәли этап үз эченә чәчәк түтәлләрен урнаштыру һәм газоннарны ремонтлау кебек эшләр төрләрен ала. Катнашучыларны эшләрне үткәрү урынына бару комиссиясе бәяләячәк. Теоретик этап гамәли этап нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган конкурсантлар арасында яшел үсентеләрне булдыру һәм карап тоту шартларын иң яхшы белүгә тест рәвешендә уздырыла. Теоретик этапның җиңүчесе дип тест нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган катнашучы таныла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәйге торак-коммуналь хуҗалык һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү максатыннан үткәрелә.

 

http://nabchelny.ru/news/36553

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев